Карар 23.06.2020 №336 "Арча район Советының 2018 елның 24 апрелендәге 168 номерлы «Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һәм муниципаль учреждениеләрнең аерым хезмәткәрләренең хезмәт хакы күләмнәре һәм шартлары турында" карарына үзгәрешләр кертү хакында (2018 елның 13 октябрендәге 200 номерлы үзгәрешләр белән)"

Хезмәт хакы түләү буенча бердәм тариф челтәре кагылмый торган Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең хезмәт хакын тәртипкә салу максатыннан Арча район Советы карар бирде:

1. Арча район Советының 2018 елның 24 апрелендәге 168 номерлы карары белән (2018 елның 13 октябрендәге 200 номерлы үзгәрешләр белән) расланган Татарстан Республикасы бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә хезмәте өчен түләү буенча бердәм тариф челтәре кагылмый торган Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең хезмәте  өчен түләү турындагы Нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

1) "Эшнең катлаулылыгы һәм киеренкелеге өчен вазыйфаи окладка айлык  өстәмә вазыйфаи окладның 10 проценты күләмендә билгеләнә" дигән 12 абзацны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

"Эшнең катлаулылыгы һәм киеренкелеге өчен вазыйфаи окладка айлык өстәмә, эшнең катлаулылыгы һәм киеренкелегенә бәйле рәвештә, вазыйфаи окладның 70% тан артмаган күләмендә билгеләнә".

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                            И.Г. Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 47.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International