Арча район Советы карары 23 июнь 2020 елның №337 "Арча район Советының 2008 елның 06 мартындагы 170 номерлы карары белән расланган «Арча муниципаль районы территориясендә урнашкан гомуми файдаланудагы су объектларын көнкүреш һәм шәхси максатларда куллану кагыйдәләре” нә (17.05.2012 ел, № 131 үзгәрешләр белән) үзгәрешләр кертү турында "

Россия Федерациясе Су кодексы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, Арча муниципаль районы Уставы нигезендә Арча муниципаль районы Советы карар бирде:

1. Арча район Советының 2008 елның  06 мартындагы 170 номерлы  карары белән расланган «Арча муниципаль районы территориясендә урнашкан гомуми файдаланудагы су объектларын көнкүреш һәм шәхси максатларда куллану кагыйдәләре” нә (17.05.2012 ел, № 131 үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

 

           - 1 бүлекнең 4 пунктында  “һәм спорт” сүзләрен төшереп калдырырга.

 

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча район Советының социаль мәсьәләләр буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

район Советы рәисе                                                                                         И.Г.Нуриев

 

doc
Скачать текст
DOC, 35.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International