Карар 29.07.2020 №343 «Арча муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында»

«Арча муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Уставын гамәлдәге законнарга туры китерү максатыннан, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 44 статьясына, "Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында" 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы ТР Законына таянып, Арча район Советы карар бирде:

1. Арча район Советының 2015 елның 22 гыйнварындагы  313 номерлы карары белән расланган (28.05.2015 Ел, № 335, 26.10.2015 № 11, 19.02.2016 ел, №9; 2016 ел, 10.11.2017, №150, 23.01.2018 ел, №160, 18.04.2019 ел, №243 үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән) Арча муниципаль районы Уставына түбәндәге үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертергә:

1) 6 статьяның 1 өлешендәге 17 пунктына «Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексында каралган» сүзләреннән соң «, авылара территориядә урнашкан җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планын бирү» сүзләрен өстәргә;

2) 6.1 статьяга түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

а) түбәндәге эчтәлекле 4.1. пунктчасы өстәргә:

4.1) җылылык белән тәэмин итү системасының ышанычлылыгын һәм энергетика нәтиҗәлелеген үстерү өчен кирәкле һәм "Җылылык белән тәэмин итү турында" Федераль законда билгеләнгән вәкаләтләр чикләрендә җылылык белән тәэмин итү схемасы буенча бердәм җылылык белән тәэмин итүче оешма тарафыннан җылылык белән тәэмин итү объектларын төзү, реконструкцияләү һәм (яки) модернизацияләү чараларын үтәү буенча җылылык белән тәэмин итүнең бәя зоналарында муниципаль контрольне гамәлгә ашыру";

pdf
Скачать текст
PDF, 2.21 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International