Карар 26.10.2020 №10 "Арча район Советының 2016 елның 10 ноябрендәге 80 номерлы «Эшчәнлекнең аерым төрләре өчен мөмкин булган керемгә бердәм салым рәвешендә салым салу системасын гамәлгә кертү турында» карарын үз көчен югалткан дип тану хакында"

«Россия Федерациясе салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә һәм «Банклар һәм банк эшчәнлеге турында» Федераль законның 26 статьясына үзгәрешләр кертү турында»гы 2012 елның 29 июнендәге 97-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Арча район Советы карар бирде:

 

1. Арча район Советының 2016 елның 10 ноябрендәге 80 номерлы «Эшчәнлекнең аерым төрләре өчен мөмкин  булган керемгә бердәм салым рәвешендә салым салу системасын гамәлгә кертү турында» карарын үз көчен югалткан дип танырга.

 2.  Әлеге карар 2021 елның 1 гыйнварыннан, әмма ул Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru) һәм интернет – телекоммуникация челтәрендә Арча муниципаль районының  рәсми сайтында рәсми басылып чыккан көннән бер айдан да иртәрәк булмаган вакыт эчендә үз көченә керә.

  3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча район Советының бюджет – финанс мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

                                                            

 

  Арча муниципаль район башлыгы,

  район Советы рәисе                                                                       И.Г. Нуриев              

doc
Скачать текст
DOC, 51.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International