Карар 16.10.2020 №13 "Арча район Советының 2017 елның 27 сентябрендәге 142 номерлы «Арча муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләре тарафыннан түләүсез нигездә бердәм башкарма орган буларак коммерциячел булмаган оешмалар белән идарә итүдә катнашуга (сәяси партия, һөнәри берлек органы, шул исәптән җирле үзидарә органында төзелгән беренчел профсоюз оешмасының сайлау органы белән идарә итүдә, муниципаль берәмлекнең сайлау комиссиясе аппаратында, башка иҗтимагый оешманың, торак, торак-төзелеш, гараж кооперативларының, күчемсез милек милекчеләр ширкәтенең гомуми җыелышында (конференция) катнашудан тыш) яисә аларның коллегиаль органнары составына керүгә яллаучы (эш бирүче) вәкиленең рөхсәтен алу тәртибе турында Нигезләмәне раслау хакында" карарына үзгәрешләр кертү турында (19.06.2019, №255, 11.03.2020, № 312 үзгәрешләр белән)"

«Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль законга туры китерү максатыннан Арча район Советы карар бирде:

1. Арча район Советының 2017 елның 27 сентябрендәге  142 номерлы  «Арча муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләре тарафыннан түләүсез нигездә бердәм башкарма орган буларак коммерциячел булмаган оешмалар белән идарә итүдә катнашуга (сәяси партия, һөнәри берлек органы, шул исәптән җирле үзидарә органында төзелгән беренчел профсоюз оешмасының сайлау органы белән идарә итүдә, муниципаль берәмлекнең сайлау комиссиясе аппаратында, башка иҗтимагый оешманың, торак, торак-төзелеш, гараж кооперативларының, күчемсез милек милекчеләр ширкәтенең гомуми җыелышында (конференция) катнашудан тыш) яисә аларның коллегиаль органнары составына керүгә яллаучы (эш бирүче) вәкиленең рөхсәтен алу  тәртибе турында Нигезләмәне раслау хакында" карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. Арча район Советының 2017 елның 27 сентябрендәге 142 номерлы карарына кушымтаның исемен түбәндәге редакциядә бәян итәргә: “Арча муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләре тарафыннан түләүсез нигездә коммерциячел булмаган оешма белән идарә итүдә катнашу өчен яллаучы (эш бирүче) вәкиленең рөхсәтен алу тәртибе турында Нигезләмә".

1.2. Арча район Советының 2017 елның 27 сентябрендәге  142 номерлы  «Арча муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләре тарафыннан түләүсез нигездә бердәм башкарма орган буларак коммерциячел булмаган оешмалар белән идарә итүдә катнашуга (сәяси партия, һөнәри берлек органы, шул исәптән җирле үзидарә органында төзелгән беренчел профсоюз оешмасының сайлау органы белән идарә итүдә, муниципаль берәмлекнең сайлау комиссиясе аппаратында, башка иҗтимагый оешманың, торак, торак-төзелеш, гараж кооперативларының, күчемсез милек милекчеләр ширкәтенең гомуми җыелышында (конференция) катнашудан тыш) яисә аларның коллегиаль органнары составына керүгә яллаучы (эш бирүче) вәкиленең рөхсәтен алу  тәртибе турында Нигезләмәне кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.

3.  Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

4 Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә (http://arsk.tatarstan.ru).

5. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә. 

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

район Советы рәисе                                                                       И.Г. Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 80.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International