Карар 16.10.2020 №16 "Арча район Советының 2018 елның 14 августындагы 187 номерлы карары белән расланган “Хезмәт (вазыйфа) урынында үз-үзеңне тоту таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия турында Нигезләмәне раслау хакында” карарына үзгәрешләр кертү турында (13.10.2018 ел, № 202, 14.03.2019 ел, № 236, 19.09.2019 ел, № 273 үзгәрешләр белән)"

Кадрлар үзгәрешенә бәйле рәвештә, хезмәт (вазыйфа) урынында үз-үзеңне тоту таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия эшчәнлеген оештыруны камилләштерү максатыннан Арча район Советы карар бирде:

             1. Арча район Советының 2018 елның 14 августындагы 187 номерлы “Хезмәт (вазыйфа)  урынында үз-үзеңне тоту таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия  турында Нигезләмәне раслау хакында”  (13.10.2018 ел, № 202, 14.03.2019 ел, № 236, 19.09.2019 ел, № 273 үзгәрешләр белән) карары белән расланган хезмәт (вазыйфа)  урынында үз-үзеңне тоту таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия составына үзгәрешләр кертергә һәм аны кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә. 

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән гамәлгә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары А.Ф.Мөхәммәтовага йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                            И.Г.Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 18.6 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International