Карар 16.10.2020 №17 "Арча район Советының 2015 елның 26 октябрендәге 12 номерлы “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәт вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү тәртибе турында» карарына үзгәрешләр кертү хакында (2016 елның 10 ноябрендәге 76 номерлы, 2017 елның 24 мартындагы 112 номерлы, 2017 елның 18 июлендәге 133 номерлы, 2019 елның 14 мартындагы 238 номерлы, 2019 елның 19 сентябрендәге 272 номерлы үзгәрешләр белән)"

2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында»  Федераль закон, Татарстан Республикасының 2013 елның 25 июнендәге №50-ЗРТ номерлы «Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексы»  нигезендә, Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарында аерым вазыйфаи затларны алыштыру белән бәйле рәвештә, Арча район Советы карар бирде:

  1. Арча район Советының 2015 елның 26 октябрендәге 12 номерлы “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәт вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү тәртибе турында» карары (2016 елның 10 ноябрендәге 76 номерлы, 2017 елның 24 мартындагы 112 номерлы, 2017 елның 18 июлендәге 133 номерлы, 2019 елның 14 мартындагы 238 номерлы, 2019 елның 19 сентябрендәге 272 номерлы үзгәрешләр белән) белән расланган Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәт вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү буенча комиссия составын яңа редакциядә бәян итәргә:

-Мөхәммәтова Алсу Фирдәүсовна-Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары, комиссия рәисе;

-Галимуллин Радик Наилевич-Арча район Советы аппараты җитәкчесе, комиссия рәисе урынбасары;

-Хәкимҗанова Альбина Фәритовна-Арча муниципаль районы башкарма комитеты аппаратының кадрлар секторы мөдире, комиссия секретаре

Комиссия әгъзалары:

-Таһиров Айнур Мулланурович-Арча муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе;

-Мусина Лилия Надыйровна – Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенең укыту эшләре буенча директор урынбасары. (килешү буенча);

-Сәгыйтова Ләйсән Гарәфетдиновна-Арча район Советы аппаратының юридик мәсьәләләр  буенча бүлеге башлыгы;

-Гапдерахманова Гүзәл Әдһәмовна-Арча район Советы аппаратының оештыру-гомуми бүлеге башлыгы

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru)  һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

район Советы рәисе                                                             И.Г.Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 17.8 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International