Карар 16.10.2020 №20 "Арча район Советының 2014 елның 5 апрелендәге 257 номерлы “Арча муниципаль районында вакантлы идарә вазыйфаларын һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләү өчен кадрлар резервын формалаштыру буенча комиссия турында” карарына (2016 елның 12 июлендәге 66 номерлы, 2019 елның 19 сентябрендәге 271 номерлы үзгәрешләр белән) үзгәрешләр кертү хакында"

Кадрлар үзгәрешенә бәйле рәвештә, Арча муниципаль районында вакантлы идарә итү вазыйфаларына һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларына кадрлар резервын формалаштыру буенча комиссия эшчәнлеген оештыруны камилләштерү максатларында, Арча район Советы КАРАР бирде:

         1. Арча район Советының 2014 елның 5 апрелендәге 257 номерлы “Арча муниципаль районында вакантлы идарә вазыйфаларын һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләү өчен кадрлар резервын формалаштыру буенча  комиссия турында” карары (2016 елның 12 июлендәге 66 номерлы, 2019 елның 19 сентябрендәге 271 номерлы үзгәрешләр белән) белән расланган Арча муниципаль районында вакантлы идарә вазыйфаларын һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләү өчен кадрлар резервын формалаштыру  буенча комиссия (алга таба–Комиссия) составына үзгәрешләр кертергә һәм  аны кушымта итеп бирелгән яңа редакциядә расларга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән гамәлгә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары А.Ф.Мөхәммәтовага йөкләргә. 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                               И.Г.Нуриев

Арча район Советының

 ___________2020 ел, №___ карарына кушымта

 

 

Арча муниципаль районында вакантлы идарә вазыйфаларына һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларына кадрлар резервын формалаштыру буенча комиссия составы

 

Мөхәммәтова Алсу Фирдәүсовна

- Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары, Арча район Советы рәисе урынбасары, комиссия рәисе;

 

Гапдерахманова Гүзәл Әдһәмовна

-Арча район Советының гомуми-оештыру бүлеге башлыгы, комиссия секретаре;

Комиссия әгъзалары:

 

Батталова Резеда Хатыйповна

- Арча муниципаль районы Урта Аты авыл җирлеге башлыгы;

 

Галимуллин Радик Наилевич

- Арча район Советы аппараты җитәкчесе;

Митина Ольга Геннадиевна

- Арча район Советы аппаратының юридик мәсьәләләр буенча бүлеге  баш белгече;

 

Галимова Светлана Петровна

- “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы” МКУ җитәкчесе;

 

Хәкимҗанова Альбина Фәритовна

- Арча муниципаль районы башкарма комитеты аппаратының кадрлар секторы мөдире

 

 

docx
Скачать текст
DOCX, 17.3 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International