Карар 13.11.2020 №24 "Арча район Советының 2018 елның 24 апрелендәге 178 номерлы «Муниципаль контроль төрләре исемлеген алып бару тәртибе турында" карарына үзгәрешләр кертү хакында"

"Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында" 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 17.1 статьясы, "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 2008 елның 26 декабрендәге  294-ФЗ номерлы Федераль законның 6 статьясындагы 2 өлешенең 1 пункты нигезендә Арча район Советы карар бирде:

 Арча район Советының 2018 елның 24 апрелендәге 178 номерлы «Муниципаль контроль төрләре исемлеген алып бару тәртибе турында»  карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

- түбәндәге эчтәлекле 3 пункт өстәргә:

«3. Кушымта итеп бирелгән муниципаль контрольне гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеге һәм файдасы күрсәткечләре исемлеген расларга;

- 3 пунктны 4 пункт дип санарга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә (arsk.tatarstan.ru).

 

 

Арча  муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                                       И.Г. Нуриев

 

 

 

 

 

 

Арча район Советының

 ________ 2020ел, №__ карарына 1 нче кушымта

 

 

 

Муниципаль контрольне гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеге һәм файдасы  күрсәткечләре исемлеге

 

 

Күрсәткечләр:

  1. еллык күрсәткеч: муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда профилактик чаралар санының алдагы елга үсеше, %.

V= A / B х 100 %

А- агымдагы елда үткәрелгән профилактик чаралар саны;

В-алдагы елда үткәрелгән профилактик чаралар саны.

 

  1. еллык күрсәткеч: төзекләндерү кагыйдәләрен бозганда юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан закон тарафыннан саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү фактларын киметү, %;

V = (A / B-А1 /В1) х 100

А-узган ел төзелгән актлар (беркетмәләр) саны, берәмлек;

А1-агымдагы елда төзелгән актлар (беркетмәләр) саны, берәмлек;

B-узган ел үткәрелгән планлы рейд тикшерүләре (системалы мониторинг) саны;

В1-агымдагы елда үткәрелгән планлы рейд тикшерүләре (системалы мониторинг) саны.

 

  1. квартал күрсәткече: муниципаль районда контроль төрләренең гомуми саныннан чыгып, аларга карата административ регламентлар кабул ителгән муниципаль контроль төрләре өлеше ,%.

V= A / B х 100 %

А – муниципаль контрольне гамәлгә ашыру буенча кабул ителгән административ регламентлар саны;

В-муниципаль контрольнең расланган төрләре.

docx
Скачать текст
DOCX, 18.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International