Карар 11.12.2020 №28 "Арча район Советының «Арча муниципаль районында бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турында» 2013 елның 12 октябрендәге 231 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында (19.07.2014 №277, 26.10.2015 №10, 24.04.2018 №166, 24.10.2019 №276 карарлар редакциясендә)"

“Россия Федерациясе Бюджет кодексына дәүләт (муниципаль) контролен, эчке финанс контролен һәм эчке финанс аудитын камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү турында” 2019 елның 26 июлендәге 199-ФЗ номерлы, “Россия Федерациясе Бюджет кодексына бюджетара мөнәсәбәтләрне камилләштерү максатларында үзгәрешләр кертү турында” 2019 елның 2 августындагы 307-ФЗ номерлы, “Россия Федерациясе Бюджет кодексының казначылык хезмәте һәм казначылык түләүләре системасына үзгәрешләр кертү турында” 2019 елның 27 декабрендәге 479-ФЗ номерлы, !Россия Федерациясе Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында” 2020 елның 1 апрелендәге 71-ФЗ номерлы, “Дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыру турында” 2020 елның 31 июлендәге 178-ФЗ номерлы Федераль законнар һәм район прокуроры протесты нигезендә  Арча район Советы карар бирде:

1. «Арча муниципаль районында бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турында» Арча район Советының  2013 елның 12 октябрендәге 231 номерлы карарына (19.07.2014 №277, 26.10.2015 №10, 24.04.2018 №166, 24.10.2019 №276 карарлар редакциясендә) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. 13.3 статьяның 16 абзацында «чараларны исәпкә алу буенча» сүзләрен төшереп калдырырга;

1.2. Беренче абзацта «касса керемнәре» сүзләрен «керемнәре» сүзенә, «касса түләүләре» сүзләрен «күчерүләр» сүзенә алмаштырырга, «бюджетның бердәм счетының фаразланган торышын билгеләү максатларында, шул исәптән вакытлыча касса аермасын һәм вакытлыча ирекле акчалар күләмен дә кертеп» сүзләрен өстәргә;

1.3. 19 статьяның 3 пунктында «түләү һәм» сүзләрен «казначылык түләүләрен башкару турында боерыклар (алга таба - күрсәтмә) һәм», «түләү документлары» сүзләрен «боерыклар» сүзенә алмаштырырга;

1.4. 29 статьяның 5 пунктында «түләү документлары» сүзләрен «күрсәтмәләр» сүзенә алмаштырырга;

1.5. 33 статьяның 2 пунктының 2 абзацында «касса» сүзен «казначылык» сүзенә алмаштырырга;

         1.6. 32 статьяның 1.6 абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

“Максатчан билгеләнеше, шул исәптән әлеге Нигезләмәнең 33 статьясындагы 4 пунктында билгеләнгән тәртиптә район бюджетына керә торган субсидияләр, субвенцияләр, башка бюджетара трансфертлар (аларны бирү турында хәбәрнамә алган очракта), шулай ук район бюджеты турында карар белән расланган керемнәрдән тыш бюджет үтәгәндә фактта алынган физик һәм юридик затлардан кире кайтарылмый торган кертемнәр, агымдагы финанс елына (агымдагы финанс елына һәм план чорына) район бюджеты турындагы карарга үзгәрешләр кертмичә, җыелма бюджет бүленешенә үзгәрешләр кертеп, әлеге акчаларны бирүнең тиешле максатларына бюджет чыгымнарын арттыруга җибәрелә;

 1.7. 29 статьяның 2 пунктын түбәндәге эчтәлекле абзац өстәргә:

«Бюджет акчаларын алучы үзенә җиткерелгән бюджет йөкләмәләренең тиешле лимитлары һәм кабул ителгән, әмма үтәлмәгән бюджет йөкләмәләре арасындагы аермадан артмаган күләмдә яңа бюджет йөкләмәләре ала»;

1.8. 9 статьяның 2 пунктында «бюджетара трансфертлар бирү тәртибе» сүзләреннән соң «әгәр әлеге Нигезләмәдә башкасы каралмаган булса» сүзләрен өстәргә;

1.9. 20 статьяның 2 пунктының беренче абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«Муниципаль юл фонды җирле үзидарә органнары юл эшчәнлеге өлкәсендәге җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы карары белән (җирле бюджет турындагы карардан тыш) хәл итә торган муниципаль берәмлекләрдә төзелә;

1.10.  29 статьяның 4 пунктындагы  «Акчалата йөкләмәләр өчен түләүне санкцияләү» бюджет законнары нигезләмәләре нигезендә районның финанс-бюджет палатасында билгеләнгән акчалата йөкләмәләр өчен түләүне санкцияләү тәртибендә каралган документлар барлыгы тикшерелгәннән соң рөхсәт язуын (акцептны) башкару рәвешендә гамәлгә ашырыла" дигән беренче абзацын төшереп калдырырга һәм түбәндәге эчтәлекле яңа абзацлар өстәргә:

«Районның финанс органнары бюджет һәм акча йөкләмәләрен исәпкә куйганда, акча йөкләмәләрен түләүне санкцияләгәндә әлеге статьяның 1 пунктында каралган тәртип нигезендә түбәндәгеләрне тикшереп торалар:

бюджет акчаларын алучыларга җиткерелгән бюджет йөкләмәләренең яисә бюджет ассигнованиеләренең тиешле лимитларына, шулай ук бюджетлар чыгымнары классификациясе коды турындагы мәгълүматның бюджет йөкләмәләренә туры килү-килмәвен;

«акчалата йөкләмә турындагы мәгълүматның исәпкә куелган тиешле бюджет йөкләмәсе турындагы мәгълүматка туры килү-килмәвен;

1.11. 34 статьяның 1 пунктында «һәм стандартлар» сүзләрен төшереп калдырырга, «билгеләнәләр» сүзен «билгеләнә» сүзенә алмаштырырга.

 

2. 1.1.-1.5 пунктлар 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

3. Әлеге карар басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

         4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында урнашу юлы белән халыкка җиткерергә (http://arsk.tatarstan.ru).

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча  даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

район Советы рәисе                                                                      И.Г. Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 25.9 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International