Карар 11.12.2020 №31 "Арча район Советының 2006 елның 10 февралендәге 44 номерлы "Арча муниципаль районы бүләкләрен гамәлгә кую турында" карарына үзгәрешләр кертү хакында (2018 елның 23 гыйнварындагы 158 номерлы, 2019 елның 14 апрелендәге 231 номерлы үзгәрешләр белән)"

Арча муниципаль районының социаль-икътисадый, мәдәни үсешенә зур өлеш керткән өчен гражданнарны һәм предприятие, учреждение һәм оешма коллективларын бүләкләү тәртибен камилләштерү, аларның район алдындагы казанышларын тану, районның иҗтимагый тормышында хезмәтне һәм активлыкны стимуллаштыру максатыннан, Арча район Советы карар бирде:

1. “Арча муниципаль районы бүләкләрен гамәлгә кую турында” Арча район Советының 2006 елның 10 февралендәге 44 номерлы карары белән расланган Арча муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты турындагы Нигезләмәгә (2018 елның 23 гыйнварындагы 158 номерлы үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

а) Арча муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты турындагы Нигезләмәнең 5 пунктының 2 абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«Арча муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнүгә тәкъдим ителә торган үтенечнамәдә гражданның фамилиясе, исеме, атасының исеме паспортында рус һәм татар телләрендә бирелешләре буенча языла (татар телендә - Россия Федерациясе гражданы паспортында гражданның  шәхесе турында татар телендә белешмәле кушымтасы булган очракта), вазыйфасы хезмәт кенәгәсендәге язмалар нигезендә,  коллективлары бүләкләүгә тәкъдим ителә торган орган яисә оешма исеме нигезләмә, физик затның шәхси  эшмәкәр буларак теркәлү турында таныклыгы, устав, органның яисә оешманың башка гамәлгә кую документы нигезендә языла»;

б) 6 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«6. Гражданны Арча муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләү вакытында нәтиҗәле хезмәт (кимендә 3 ел), предприятиенең, оешманың яисә башка бүләкләүләрнең булуы, күренекле казанышларда чагыла торган аерым очраклардан тыш, мәҗбүри шарт булып тора;

в) 7 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

 «7. Арча муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты тексты ике дәүләт теленең берсендә рәсмиләштерелә. Үтенечнамә Арча муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатын рәсмиләштерү күздә тотыла торган телдә рәсмиләштерелергә тиеш»;

2. «Арча муниципаль районы бүләкләрен гамәлгә кую турында» Арча район Советының 2006 елның 10 февралендәге 44 номерлы карары белән расланган Арча муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты бланкын (2018 елның 23 гыйнварындагы 158 номерлы үзгәрешләре белән) 1 нче кушымта нигезендә яңа редакциядә расларга.

  1. Арча район Советының 2006 елның 10 февралендәге 44 номерлы «Арча муниципаль районы бүләкләрен гамәлгә кую турында» карары белән расланган Арча муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы турындагы Нигезләмәгә (2019 елның 14 апрелендәге 231 номерлы үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

а) 6 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«6. Гражданны Арча муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләгәндә нәтиҗәле хезмәт (кимендә 5 ел), предприятиенең, оешманың яисә башка бүләкләүләрнең булуы, күренекле казанышларда чагыла торган аерым очраклардан тыш, мәҗбүри шарт булып тора»;

б) Арча муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы турындагы Нигезләмәнең 8 пунктының 1 абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«8. «Арча муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнүгә тәкъдим ителә торган үтенечнамәдә гражданның фамилиясе, исеме, атасының исеме паспортында рус һәм татар телләрендәге бирелешләре буенча языла (татар телендә - Россия Федерациясе гражданы паспортында  гражданның  шәхесе турында татар телендә белешмәле  кушымтасы булган очракта), вазыйфасы хезмәт кенәгәсендәге язмалар нигезендә,   коллективлары бүләкләүгә тәкъдим ителә торган орган яисә оешма исеме нигезләмә, физик затның шәхси  эшмәкәр буларак теркәлү турында таныклыгы, устав, органның яисә оешманың башка гамәлгә кую документы нигезендә языла»;

в) 12 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«12. Арча муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы тексты ике дәүләт теленең берсендә рәсмиләштерелә. Үтенечнамә Арча муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасын  рәсмиләштерү күздә тотыла торган телдә рәсмиләштерелергә тиеш».

4. «Арча муниципаль районы бүләкләрен гамәлгә кую турында» Арча район Советының 2006 елның 10 февралендәге 44 номерлы карары белән расланган Арча муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы бланкын (2019 елның 14 апрелендәге 231 номерлы үзгәрешләр белән)  2 нче кушымта нигезендә яңа редакциядә расларга.

5. Арча муниципаль районы бүләкләре белән бүләкләү өчен тапшырыла торган материалларны карау буенча комиссия составына үзгәрешләр кертергә һәм аны 3 нче кушымта нигезендә расларга.

6. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

7. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары А.Ф.Мөхәммәтовага йөкләргә.

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                        И.Г. Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 4.11 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International