Карар 11.12.2020 №33 "Арча район Советының 2018 елның 13 октябрендәге 199 номерлы карары белән расланган Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт турында Нигезләмәгә (01.02.2019 №220, 14.03.2019 № 230, 13.11.2019 №286, 05.02.2020 № 302, 29.07.2020 №345 үзгәрешләр белән) үзгәрешләр кертү хакында"

«Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 31 июлендәге 268-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Арча район Советы карар бирде:

1. Арча район Советының 2018 елның 13 октябрендәге 199 номерлы карары белән расланган Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт турында  Нигезләмәгә  (01.02.2019 №220, 14.03.2019 № 230, 13.11.2019 №286,  05.02.2020 № 302,  29.07.2020 №345 үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

1) 27 статьяның 27.4 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«27.4. муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт кенәгәләрен алып бару (булган очракта), муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан муниципаль хезмәт узган чорда хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматлар формалаштыру һәм әлеге мәгълүматларны мәҗбүри пенсия иминияте системасында шәхси (персональләштерелгән) исәпкә алу турында Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә, Россия Федерациясе Пенсия фондының мәгълүмат ресурсларында саклау өчен бирү».

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http:arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

Арча муниципаль район башлыгы,

район Советы рәисе                                                                        И.Г.Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 38.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International