Карар 11.12.2020 №35 "«Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында гавами тыңлаулар (җәмәгать фикер алышулары) оештыру һәм уздыру тәртибе турындагы Нигезләмәне раслау хакында» Арча район Советының 2018 елның 14 августындагы 189 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында"

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында яшәүчеләрнең муниципаль хокукый актлар проектлары буенча фикер алышуда катнашуга хокукларын тәэмин итү максатыннан һәм «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 28 статьясына, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 20 статьясына, «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Уставына таянып, Арча район Советы карар бирде:

1. “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында гавами тыңлаулар (җәмәгать фикер алышулары) оештыру һәм уздыру тәртибе турындагы Нигезләмәне раслау хакында” 2018 елның 14 августындагы 189 номерлы Арча район Советы карары белән расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында гавами тыңлаулар (җәмәгать фикер алышулары) оештыру һәм уздыру тәртибе турындагы Нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

1) 4 статьяны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«4 статья. Гавами тыңлаулар инициаторлары

Гавами тыңлаулар халык, Арча район Советы (алга таба - Совет), Арча муниципаль районы башлыгы (алга таба - Башлык), Регламент нигезендә үз вәкаләтләрен контракт буенча башкаручы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе (алга таба - БК җитәкчесе) инициативасы буенча уздырыла.»;

2) 5 статьяның 1 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«1. Халык яки Совет инициативасы буенча үткәрелә торган гавами тыңлаулар Совет карары белән билгеләнә.

Район башлыгы яки  үз вәкаләтләрен контракт нигезендә  башкаручы Башкарма комитет җитәкчесе инициативасы буенча  уздырыла торган гавами тыңлаулар Арча муниципаль районы Башлыгы тарафыннан билгеләнә.

Гавами тыңлаулар Россия Федерациясе законнарында җирле үзидарә органнары вәкаләтләренә кертелгән мәсьәләләр буенча үткәрелә.»;

3) 6 статьяның 1.1 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«1.1. Гавами тыңлауларның нәтиҗәләре, кабул ителгән карарларны дәлилле нигезләп, массакүләм мәгълүмат чараларында, Арча муниципаль районы рәсми сайтында һәм (яисә) башка мәгълүмат системаларында һәм мәгълүмат стендларында бастырып чыгарыла (халыкка җиткерелә).

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http://pravо.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Карар рәсми игълан ителгән көненнән үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                                     И.Г. Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 24.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International