Карар 29.12.2020 №39 "Арча район Советының 2019 елның 13 ноябрендәге 285 номерлы «Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына файдалануга һәм (яки) биләүгә тапшыру өчен билгеләнгән, өченче затлар хокукларыннан азат булган, муниципаль милек Исемлегенә кертелгән (хуҗалык алып бару хокукларыннан, оператив идарә хокукларыннан, шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының мөлкәти хокукларыннан тыш) Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль мөлкәтен, шул исәптән җир кишәрлекләрен (шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару, яшелчәчелек, бакчачылык, шәхси торак төзелеше өчен билгеләнгән җир кишәрлекләреннән тыш) арендага бирү Тәртибен һәм Исемлеккә кертелгән муниципаль мөлкәтне формалаштыру, алып бару һәм бастырып чыгару Тәртибе раслау хакында» карарына үзгәрешләр кертү турында"

«Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» 2014 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль законның 14.1 статьясы нигезендә (08.06.2020ел, № 169-ФЗ номерлы үзгәрешләр белән) Арча район Советы карар бирде:

  1. Арча район Советының 2019 елның 13 ноябрендәге 285 номерлы «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына файдалануга һәм (яки) биләүгә тапшыру өчен билгеләнгән, өченче затлар хокукларыннан азат булган, муниципаль милек Исемлегенә кертелгән (хуҗалык алып бару хокукларыннан, оператив идарә хокукларыннан, шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектларының мөлкәти хокукларыннан тыш) Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль мөлкәтен, шул исәптән җир кишәрлекләрен (шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару, яшелчәчелек, бакчачылык, шәхси торак төзелеше өчен билгеләнгән җир кишәрлекләреннән тыш) арендага бирү Тәртибен һәм  Исемлеккә кертелгән муниципаль мөлкәтне формалаштыру, алып бару һәм бастырып чыгару Тәртибе раслау хакында » карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

- Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына файдалануга һәм (яки) биләүгә тапшыру өчен билгеләнгән, өченче затлар хокукларыннан азат булган, муниципаль милек исемлегенә кертелгән (хуҗалык алып бару хокукларыннан, оператив идарә хокукларыннан, шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектларының мөлкәти хокукларыннан тыш) Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль мөлкәтен, шул исәптән җир кишәрлекләрен (шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару, яшелчәчелек, бакчачылык, шәхси торак төзелеше өчен билгеләнгән җир кишәрлекләреннән тыш) арендага бирү Тәртибе»нең 1 нче кушымтасының 1 нче бүлегендә 1.6 пунктны яңа редакциядә бәян итәргә:

«Исемлеккә кертелгән мөлкәтне арендалаучыбулып, «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» 2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә ярдәм күрсәтелә алмый торган кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан тыш, авыл хуҗалыгы кооперативлары булып торучы яисә эшчәнлекнең социаль әһәмиятле төрләре белән шөгыльләнүче яки эшчәнлекнең муниципаль программалар (ярдәмче программалар) белән билгеләнгән өстенлекле төрләре белән шөгыльләнүче кече һәм урта эшкуарлык субъектлары яки шәхси эшмәкәрләр булмаган һәм «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы физик затлар тора ала.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә (arsk.tatarstan.ru).

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                                   И.Г. Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 22.8 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International