Арча район Советы карары 02.02.21 №43 "Урта һөнәри яисә югары белем бирүче мәгариф оешмасында максатчан белем алу турында шартнамә төзүгә дәгъва итүчеләрне сайлап алу Тәртибе турында"

“Россия Федерациясендә мәгариф турында” 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 56 статьясындагы 1 һәм 2 өлеше, “Урта һөнәри һәм югары белем бирү программалары буенча максатчан укыту турында” Россия Федерациясе Хөкүмәте  карары, җирле үзидарә органнарын, муниципаль учреждениеләрне, Арча муниципаль районы муниципаль учреждениеләрен, “Арча үзәк район хастаханәсе” ДАССУ һәм районның авыл хуҗалыгы тармагын югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү, эш бирүчеләргә Арча муниципаль районы социаль-икътисадый үсешенең өстенлекле юнәлешләре буенча урта һөнәри яки югары белемле белгечләр әзерләүне оештыруда ярдәм итү, шулай ук Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнарында, район хастаханәсендә һәм район агросәнәгать комплексы оешмаларында белгечләрне эштә калдыру өчен шартлар тудыру максатыннан, Арча район Советы карар бирде:

1. Урта һөнәри яисә югары белем бирүче мәгариф оешмасында максатчан белем алу турында шартнамә төзүгә дәгъва кылучыларны сайлап алу Тәртибен 1 нче кушымта нигезендә  расларга.

2. Урта һөнәри яисә югары белем бирүче мәгариф оешмасында максатчан белем алу турында шартнамә төзүгә дәгъва кылучыларны сайлап алу комиссиясен төзергә һәм аның составын 2 нче кушымта нигезендә расларга.

3. Урта һөнәри яисә югары белем бирүче мәгариф оешмасында максатчан белем алу турында шартнамә төзүгә дәгъва итүчеләрне сайлап алу комиссиясе турында  Нигезләмәне 3 нче кушымта нигезендә расларга.

 4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга.

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үз өстемә алам.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы                                                И.Г.Нуриев  

docx
Скачать текст
DOCX, 32.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International