Арча муниципаль районы башкарма комитетында муниципаль хезмәт вазыйфалары Реестрына үзгәрешләр керүгә бәйле рәвештә, муниципаль хезмәт вазыйфаларына билгеләнгәндә гражданнар, шулай ук аларны биләгәндә муниципаль хезмәткәрләр ире (хатыны) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәт характерындагы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшырырга тиешле коррупция куркынычына дучар булу мөмкинлеге булган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының муниципаль хезмәт вазыйфалары Исемлеген актуаль хәлдә тоту максатыннан, Арча район Советы карар бирде:
1. Муниципаль хезмәт вазыйфаларына билгеләнгәндә гражданнар, шулай ук аларны биләгәндә муниципаль хезмәткәрләр ире (хатыны) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәт характерындагы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшырырга тиешле коррупция куркынычына дучар булу мөмкинлеге булган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының муниципаль хезмәт вазыйфалары Исемлегенә үзгәрешләр кертергә һәм аны кушымта нигезендә яңа редакциядә расларга.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.
4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.
Арча муниципаль районы башлыгы,
район Советы рәисе И.Г. Нуриев