Арча район Советы карары 02.02.21 №48 "Арча район Советының 2008 елның 27 декабрендәге 226 номерлы «Арча муниципаль районының спорт җыелма командаларын төзү тәртибе турында» карарын үз көчен югалткан дип тану турында "

«Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль законның 26_3 статьясына һәм «Россия Федерациясендә физик культура һәм спорт турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» Россия Федерациясе Федераль законы нигезендә Арча район Советы карар бирде:

1. «Арча муниципаль районының спорт җыелма командаларын төзү тәртибе турында» Арча район Советының 2008 елның 27 декабрендәге 226 номерлы карарын үз көчен югалткан дип танырга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

район Советы рәисе                                                                                           И.Г.Нуриев

rtf
Скачать текст
RTF,

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International