Арча район Советы карары 20.04.21 №51 "2020 елда Арча муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында "

Россия Федерациясе Бюджет кодексы, Татарстан Республикасы Бюджет кодексы, Арча муниципаль районында бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турындагы Нигезләмә нигезендә Арча район Советы карар бирде:

 

1. 2020 елда Арча муниципаль районы бюджеты үтәлеше турындагы хисапны керемнәрнең чыгымнардан 23 359,6 мең сумга артыграк булуы белән керемнәр буенча 1 336 568,2 мең сум  һәм чыгымнар буенча 1 313208,6 мең сум күләмендә түбәндәге күрсәткечләр белән расларга:

1)  Арча муниципаль районы бюджеты керемнәрен бюджет керемнәре классификациясе кодлары буенча әлеге карарга 1 нче кушымта нигезендә;

2)  Арча муниципаль районы бюджеты чыгымнарын бюджет чыгымнары классификациясе кодлары буенча 2 нче кушымта нигезендә;

3)  Арча муниципаль районы бюджеты чыгымнарын бюджет чыгымнары классификациясе бүлекләре һәм бүлекчәләре буенча әлеге карарга 3 нче кушымта нигезендә;

4) Арча муниципаль районы бюджеты кытлыгын финанслау чыганакларын бюджетлар кытлыгын финанслау чыганаклары классификациясе кодлары буенча әлеге карарга 4 нче кушымта нигезендә.

 

2. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

 

3. Әлеге карарны Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru).  бастырып чыгарырга.

 

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча район Советы башлыгы                                        И.Г.Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 34.0 Кб

Приложения:
xls
Кушымта 1
XLS,
xlsx
Кушымта 2
XLSX,
xlsx
Кушымта 3
XLSX,
xlsx
Кушымта 4
XLSX,
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International