Арча район Советы карары 20.04.21 №55 "Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт вазыйфаларының югары һәм баш төркемнәренә караган вакантлы вазыйфаларны биләүгә кадрлар резервын формалаштыру буенча комиссия турында"

"Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында" 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль закон, муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексы, Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт турында Нигезләмә нигезендә Арча район Советы карар бирде:

1. Расларга:

Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт вазыйфаларының югары һәм баш төркемнәренә караган вакантлы вазыйфаларны биләүгә кадрлар резервын формалаштыру комиссиясе турында Нигезләмәне (1 нче кушымта).

Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт вазыйфаларының югары һәм баш төркемнәренә караган вакантлы вазыйфаларны биләүгә кадрлар резервын формалаштыру комиссиясе составын (2 нче кушымта).

2. «Арча муниципаль районында вакантлы идарәчел вазыйфаларны һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләү өчен кадрлар резервын формалаштыру комиссиясе турында» Арча район Советының 2014 елның 05 апрелендәге 257 номерлы карарын үз көчен югалткан дип танырга.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (https://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясен йөкләргә.

 

 

Арча  муниципаль районы башлыгы,

район Советы рәисе                                                            И.Г. Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 25.6 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International