Арча район Советы карары 20.04.21 №56 "Арча район Советының 2015 елның 26 октябрендәге 12 номерлы “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү тәртибен раслау турында” карарына (10.11.2016 №76, 24.03.2017 №112, 18.07.2017 №133, 14.03.2019 №238, 19.09.2019 №272, 11.03.2020 №313, 09.09.2020 №347, 16.10.2020 №17 үзгәрешләр белән) үзгәрешләр кертү хакында"

«Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 23 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль законга туры китерү максатыннан Арча район Советы карар бирде:

1. Арча район Советының 2015 елның 26 октябрендәге 12 номерлы “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү тәртибен раслау турында” карары белән (10.11.2016 №76, 24.03.2017 №112, 18.07.2017 №133, 14.03.2019 №238, 19.09.2019 №272, 11.03.2020 №313, 09.09.2020 №347, 16.10.2020 №17 үзгәрешләр белән) расланган  Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү Тәртибенә түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

12 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

"12. Конкурста катнашырга теләк белдергән Россия Федерациясе гражданы конкурс комиссиясенә түбәндәгеләрне тапшыра:

1) Конкурс комиссиясе рәисе исеменә шәхси гариза;

2) Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланган форма буенча үз кулы белән тутырылган һәм имзаланган анкета, фотография белән;

3) паспорт күчермәсе яисә аны алмаштыручы документ күчермәсе;

4) кирәкле һөнәри белем, эш стажы һәм квалификациясен раслаучы документлар:

нотариаль яки хезмәт (эш) урыны буенча кадрлар хезмәте раслаган хезмәт кенәгәсенең күчермәсе һәм (яки) хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат (Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 66_1 статьясы), хезмәт килешүе беренче тапкыр төзелгән очраклардан тыш;

һөнәри белем турында документлар күчермәләре, шулай ук граждан теләге буенча - нотариаль яки хезмәт (эш) урыны буенча кадрлар хезмәтләре тарафыннан расланган өстәмә һөнәри белем, гыйльми дәрәҗә, гыйльми исем турында документлар күчермәләре;

5) гражданда мондый авырулар исемлегендә каралган муниципаль хезмәткә керүгә яисә аны узуга комачаулаучы авыруларның булмавы турында Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан дәүләт граждан хезмәткәрләре өчен билгеләнгән форма буенча медицина оешмасы бәяләмәсе;

6) физик затны Россия Федерациясе территориясендә яшәү урыны буенча салым органында исәпкә кую турында таныклык;

7) хәрби исәпкә алу документлары - запаста торучы гражданнар һәм хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле затлар өчен;

8) шәхси (персонификацияләнгән) исәпкә алу системасында теркәлүне раслаучы документ, хезмәт килешүе (контракт) беренче тапкыр төзелгән очраклардан тыш;

9) федераль законнарда, Россия Федерациясе Президенты указларында һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте карарларында каралган башка документлар.

2. Кадрлар үзгәрешләренә бәйле рәвештә, Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс үткәрү комиссиясе эшчәнлеген оештыруны камилләштерү максатыннан, Арча район Советының 2015 елның 26 октябрендәге 12 номерлы “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү тәртибен раслау турында” карары белән (10.11.2016 №76, 24.03.2017 №112, 18.07.2017 №133, 14.03.2019 №238, 19.09.2019 №272, 11.03.2020 №313, 09.09.2020 №347, 16.10.2020 №17 үзгәрешләр белән) расланган Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс  үткәрү комиссиясе (алга таба-Комиссия) составына түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

- комиссия составыннан А.Ф. Хәкимҗанованы чыгарырга;

-комиссия составына Арча муниципаль районы Башкарма комитетының кадрлар секторы мөдире Э.И.Салихованы кертергә.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http:arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

4. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

5. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

район Советы рәисе                                                           И.Г. Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 54.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International