Арча район Советы карары 20.04.21 №57 "Арча район Советының 2016 елның 19 февралендәге 37 номерлы «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирле үзидарә органының муниципаль хезмәткәрләре реестрын алып бару тәртибе турында» карарына үзгәрешләр кертү хакында"

«Татарстан Республикасы дәүләт органнарында һәм Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре реестрын алып бару тәртибе турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Президентының 2021 елның 12 февралендәге ПУ-132 номерлы Указы нигезендә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының җирле үзидарә органы муниципаль хезмәткәрләре реестрларын алып бару эшчәнлеген камилләштерү максатыннан, Арча район Советы карар бирде:

1. Арча район Советының 2016 елның 19 февралендәге 37 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирле үзидарә органының муниципаль хезмәткәрләре реестрын алып бару тәртибе турында Нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

4 пунктта «шулай ук кәгазь чыганакта» сүзләрен төшереп калдырырга;

5 пунктта «һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты (алга таба - Департамент) тарафыннан расланган форма буенча кәгазь чыганакта» сүзләрен төшереп калдырырга;

6 пунктны үз көчен югалткан дип танырга;

8 пунктның икенче абзацында «атасының исеме» сүзләреннән соң «(булган очракта)» сүзләрен өстәргә;

18 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«18. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының җирле үзидарә органы муниципаль хезмәткәрләре реестрлары, аларга үзгәрешләр аларда булган мәгълүматны рөхсәтсез файдаланудан, юкка чыгарудан, модификацияләүдән, ябудан, күчермә ясаудан, бирүдән, таратудан, шулай ук башка хокуксыз гамәлләрдән яклауны тәэмин итеп, Мәгълүмати системада саклана.»;

19 пунктны үз көчен югалткан дип танырга.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (https://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясен йөкләргә.

 

 

Арча  муниципаль районы башлыгы,

район Советы рәисе                                                           И.Г. Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 36.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International