Арча район Советы карары 20.04.21 №62 "Арча муниципаль районында муниципаль - хосусый партнерлык турында Нигезләмәне раслау хакында "

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, 2015 елның 13 июлендәге "Дәүләт-хосусый партнерлык, Россия Федерациясендә муниципаль-хосусый партнерлык һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында», Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставына  нигезләнеп, Арча район Советы КАРАР БИРДЕ:                                                                                                                                                                                

1. Арча муниципаль районында муниципаль - хосусый партнерлык турында Нигезләмәне  кушымта нигезендә расларга (1 нче кушымта).

  1. Әлеге карарны «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә 

Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә:

  1. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.
  2. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                                  И.Г.Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 126.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International