Арча район Советы карары 20.04.21 №63 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә җир эшләре башкаруга ордерлар (рөхсәтләр) бирү тәртибе турындагы Нигезләмәне раслау хакында"

"Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында" 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставы нигезендә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә җир эшләре башкаруны тәртипкә салу һәм төзекләндерү эшләрен яхшырту максатыннан Арча район Советы карар бирде:

1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә җир эшләре башкаруга ордерлар (рөхсәтләр) бирү тәртибе турындагы Нигезләмәне расларга (кушымта итеп бирелә).

2. Әлеге карарны "Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында түбәндәге адрес буенча бастырырга: http://pravo.tatarstan.ru һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                      И.Г.Нуриев

rtf
Скачать текст
RTF, 567.4 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International