Арча район Советы карары 20.04.21 №64 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә тышкы реклама һәм мәгълүмат чараларын урнаштыру тәртибе турында Нигезләмәне раслау хакында"

"Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында" 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, "Реклама турында" 2006 елның 13 мартындагы  38-ФЗ номерлы Федераль закон, 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" Федераль закон, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставына таянып, Арча муниципаль районының бердәм архитектура-сәнгать йөзен формалаштыру, тышкы реклама һәм мәгълүмат чараларын (реклама конструкцияләрен) урнаштыруны тәртипкә салу һәм гадиләштерү, рөхсәт документларын әзерләү процедурасына чыгымнарны киметү, мөлкәттән нәтиҗәле файдалануны тәэмин итү, реклама конструкцияләрен һәм тышкы мәгълүмат чараларын урнаштырганда һәм файдаланганда район халкының иминлеген тәэмин итү максатыннан Арча район Советы карар бирде:

1. Арча муниципаль районы территориясендә тышкы реклама һәм мәгълүмат чараларын урнаштыру тәртибе турында Нигезләмәне расларга (1 нче кушымта).

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтына урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

 Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                                                  И.Г.Нуриев

rtf
Скачать текст
RTF, 2.02 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International