Арча район Советы карары 20.04.21 №65 "«Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының муниципаль милек Исемлегенә кертелгән, өченче затлар хокукларыннан азат булган (хуҗалык алып бару хокукыннан, оператив идарә хокукыннан, шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектларының мөлкәти хокукларыннан тыш) кече һәм урта эшкуарлык субъектларына биләүгә һәм (яки) файдалануга тапшыру өчен билгеләнгән муниципаль мөлкәтен, шул исәптән җир кишәрлекләрен (шәхси ярдәмче хуҗалык, яшелчәчелек, бакчачылык, шәхси торак төзелеше алып бару өчен билгеләнгән җир кишәрлекләреннән тыш) арендага бирү Тәртибен һәм Исемлеккә кертелгән муниципаль мөлкәтне формалаштыру, алып бару һәм бастырып чыгару Тәртибен раслау турында» Арча район Советының 2019 елның 13 ноябрендәге 285 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында"

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү инфраструктурасын барлыкка китерүче оешмаларга мөлкәти ярдәм күрсәтү максатыннан, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 15 статьясы, «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» 2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль законның 18 статьясына таянып, Арча район Советы карар бирде:

             1. Арча район Советының 2019 елның 13 ноябрендәге  285 номерлы    «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының муниципаль милек исемлегенә кертелгән өченче затлар хокукларыннан азат (хуҗалык алып бару хокукыннан, оператив идарә хокукыннан, шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектларының мөлкәти хокукларыннан тыш) кече һәм урта эшкуарлык субъектларына биләүгә һәм (яки) файдалануга тапшыру өчен билгеләнгән муниципаль мөлкәтен, шул исәптән җир кишәрлекләрен (шәхси ярдәмче хуҗалык, яшелчәчелек, бакчачылык, шәхси торак төзелеше алып бару өчен билгеләнгән җир кишәрлекләреннән тыш) арендага бирү Тәртибен һәм Исемлеккә кертелгән муниципаль мөлкәтне формалаштыру, алып бару һәм бастырып чыгару Тәртибен раслау турында» карары белән расланган  Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының муниципаль милек Исемлегенә кертелгән, өченче затлар хокукларыннан азат булган (хуҗалык алып бару хокукыннан, оператив идарә хокукыннан, шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектларының мөлкәти хокукларыннан тыш) кече һәм урта эшкуарлык субъектларына биләүгә һәм (яки) файдалануга тапшыру өчен билгеләнгән муниципаль мөлкәтен, шул исәптән җир кишәрлекләрен (шәхси ярдәмче хуҗалык, яшелчәчелек, бакчачылык, шәхси торак төзелеше алып бару өчен билгеләнгән җир кишәрлекләреннән тыш) арендага бирү Тәртибенә түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

1.1. Нигезләмәнең 1.6 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«1.6. Исемлеккә кертелгән мөлкәт арендаторлары булып, «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» 2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә ярдәм күрсәтелми торган кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан тыш, авыл хуҗалыгы кооперативлары булып торучы яисә муниципаль программалар (ярдәмче программалар) белән билгеләнгән эшчәнлекнең социаль әһәмиятле төрләре белән шөгыльләнүче кече һәм урта эшкуарлык субъектлары, шәхси эшмәкәрләр булмаган һәм «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы физик затлар тора ала».

  1. Әлеге карарны «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә 

Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында http://pravo.tatarstan.ru адресы буенча бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында http://arsk.tatarstan.ru адресы буенча урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

  1. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.
  2. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе И.И. Игнатовка йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                                          И.Г. Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 68.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International