Арча район Советы карары 20.04.21 №66 "2021 елга Арча муниципаль районы муниципаль милкен хосусыйлаштыруның фараз планын (Программа) раслау турында"

«Дәүләт һәм муниципаль милекне хосусыйлаштыру турында» 21.12.2001  №178-ФЗ, «Россия Федерациясе субъектларының дәүләт милке яки муниципаль милектәге һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары арендага ала торган күчемсез милекне читләштерү үзенчәлекләре һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 22.07.2008 №159-ФЗ Федераль законнар, «Арча муниципаль районы муниципаль милкен хосусыйлаштыру тәртибе турында" Арча район Советының 27.12.2008 №224 карары белән расланган (14.10.2011 №74, 17.05.2012 №137, 28.05.2015 №342, 12.07.2016 №61, 10.11.2016  №87, 10.11.2017 №152, 19.09.2019 №275 үзгәрешләр белән) Нигезләмә нигезендә, муниципаль милек белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан Арча район Советы карар бирде:                   

1. 2021 елга Арча муниципаль районы муниципаль милкен хосусыйлаштыруның фараз планын (программа) кушымта нигезендә расларга.

2. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасына йөкләргә.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга.

4. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

 

 

       Арча муниципаль районы башлыгы,

       Арча район Советы рәисе                                                      И.Г. Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 31.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International