Карар 13.07.2021 №71 "«Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт вазифаларының югары һәм баш төркемнәренә караган вакантлы вазифаларны биләүгә кадрлар резервы турындагы Нигезләмәне раслау турында» Арча район Советының 2021 елның 02 февралендәге 47 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында"

«Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 23 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль законга туры китерү максатыннан Арча район Советы карар бирде:

1. Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт вазифаларының югары һәм баш төркемнәренә караган вакантлы вазифаларны биләүгә кадрлар резервы турындагы Нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

2.6 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«2.6.   Муниципаль хезмәткә кадрлар резервына керү конкурсында катнашырга теләк белдергән Россия Федерациясе гражданы түбәндәгеләрне тапшыра:

1) кадрлар резервына кертү турында үтенеч белән гариза;

2) Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан вәкаләтләр бирелгән федераль башкарма хакимият органы билгеләгән форма буенча үз кулы белән тутырылган һәм имзаланган анкета (әлеге Нигезләмәгә 1 нче кушымта);

3) паспорт күчермәсе;

4) законнарда билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән хезмәт кенәгәсе күчермәсе (булган очракта) һәм (яисә) хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләр, хезмәт шартнамәсе (контракт) беренче тапкыр төзелгән очраклардан тыш;

5) һөнәри белем турында, шулай ук гражданның теләге буенча өстәмә һөнәри белем, гыйльми дәрәҗә һәм галим исеме булу турында документлар күчермәләре;

6) федераль законнарда, Россия Федерациясе Президенты указларында һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте карарларында каралган башка документлар.

Тиешле документларның төп нөсхәләре дәгъвачының шәхсән үзе  тарафыннан конкурс сайлавына килгәч күрсәтелә.

Гариза документларны кадрлар резервын формалаштыруга теркәү журналында теркәлә. Гариза биргән гражданга, исемлеген һәм аларны кабул итү датасын күрсәтеп, документлар алуда расписка бирелә.

Комиссия дәгъвачыдан аның шәхси мәгълүматларыннан файдалануга язма ризалык ала.»

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

район Советы рәисе                                                                         И.Г. Нуриев

 

docx
Скачать текст
DOCX, 20.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International