Карар 13.07.2021 №72 "“Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәтнең вакантлы вазифасын биләүгә конкурс уздыру тәртибе турында” 2015 елның 26 октябрендәге 12 номерлы Арча район Советы карарына (10.11.2016 №76, 24.03.2017 №112, 18.07.2017 №133, 14.03.2019 №238, 19.09.2019 №272, 11.03.2020 №313, 09.09.2020 №347, 16.10.2020 №17, 20.04.2021 №56 үзгәрешләр белән) үзгәрешләр кертү хакында "

1. Кадрлар үзгәрүгә бәйле рәвештә, Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәтнең вакантлы вазифасын биләүгә конкурс үткәрү буенча комиссия эшчәнлеген камилләштерү максатыннан “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәтнең вакантлы вазифасын биләүгә конкурс үткәрү тәртибе турында” Арча  район Советының 2015 елның 26 октябрендәге  12 номерлы карары (10.11.2016 №76, от 24.03.2017 №112, от 18.07.2017 №133, от 14.03.2019 №238, от 19.09.2019 №272, от 11.03.2020 №313, от 09.09.2020 №347, от 16.10.2020 №17, от 20.04.2021 №56 үзгәрешләр белән) белән расланган Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәтнең вакантлы вазифасын биләүгә  конкурс үткәрү комиссиясе (алга таба - Комиссия) составына түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

- Комиссия составыннан А.М. Таһировны чыгарырга;

-Комиссия составына комиссия әгъзасы буларак Арча муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе Г.А. Әхмәдуллинаны кертергә.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

район Советы рәисе                                                                      И.Г. Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 18.9 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International