Карар 13.07.2021 №73 "«Хезмәт (вазифа) тәртибенә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия турында Нигезләмәне раслау хакында» Арча район Советының 2018 елның 14 августындагы 187 номерлы карарына (13.10.2018 №202, 14.03.2019 №236, 19.09.2019 №273, 16.10.2020 №16, 20.04.2021 №59 үзгәрешләр белән) үзгәрешләр кертү турында "

1. Кадрлар үзгәрүгә бәйле рәвештә, хезмәт урынында үз-үзеңне тотуга куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия эшчәнлеген оештыруны камилләштерү максатыннан Арча район Советы карар бирде:

1. «Хезмәт (вазифа) тәртибенә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия турында Нигезләмәне раслау хакында» Арча район Советының 2018 елның 14 августындагы 187 номерлы карары (13.10.2018 №202, 14.03.2019 №236, 19.09.2019 №273, 16.10.2020 №16,  20.04.2021 №59 үзгәрешләр белән) белән расланган хезмәт (вазифа) тәртибенә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясе составына (алга таба-Комиссия) түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

-  Комиссия составыннан А.М. Таһировны чыгарырга;

-Комиссия составына комиссия әгъзасы буларак Арча муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе Г.А. Әхмәдуллинаны кертергә.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары А.Ф. Мөхәмәтовага йөкләргә.

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

район Советы рәисе                                                                      И.Г. Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 19.6 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International