«Цифрлы финанс активлары, цифрлы валюта турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында»гы Федераль законның аерым нигезләмәләрен гамәлгә ашыру чаралары турында» Россия Федерациясе Президентының 2020 елның 10 декабрендәге 778 номерлы Указын үтәү йөзеннән Арча район Советы карар бирде:
1. Арча муниципаль районында муниципаль вазифалар һәм контракт буенча башкарма комитет җитәкчесе вазифасын биләүче затлар тарафыннан тапшырылган керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләрне «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру һәм массакүләм мәгълүмат чараларына бастырып чыгару өчен бирү Тәртибенә түбәндәге үзгәрешләр кертергә:
1.1. 3 пунктның «г» пунктчасын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«г) җир кишәрлеге, күчемсез мөлкәтнең башка объекты, транспорт чарасы, кыйммәтле кәгазьләр, оешмаларның устав (тупланма) капиталларында катнашу өлешләре, пайлар, цифрлы финанс активлары, цифрлы валюта сатып алу буенча алыш-бирешләр башкарылган акчаларны алу чыганаклары турында белешмәләр, әгәр мондый алыш-бирешләрнең гомуми суммасы вазифаи затның һәм аның хатынының (иренең) хисап чорына кадәрге соңгы өч елдагы гомуми кеременнән артса.».
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) халыкка җиткерергә.
3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.
Арча муниципаль районы башлыгы,
район Советы рәисе И.Г. Нуриев