Карар 13.07.2021 №77 "Арча район Советының аерым карарларын үз көчләрен югалткан дип тану турында "

Арча район Советының норматив хокукый актларын Россия Федерациясе законнарына туры китерү максатларында Арча район Советы карар бирде:

1.Арча район Советының түбәндәге карарларын үз көчләрен югалткан дип танырга:

1.1. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставын раслау турында» Арча район Советының 2015 елның 22 гыйнварындагы 313 номерлы карарын;

1.2. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставы турында» 2005 елның 28 ноябрендәге 13 номерлы карарын;

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

район Советы рәисе                                                                         И.Г. Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 37.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International