«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 14 статьясының 3, 4 өлешләре, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 24-25 статьялары нигезендә Арча район Советы карар бирде:
1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Урта Курса авыл җирлегенең Генераль планын расларга (карта һәм текст нигезләмәсе кушымта итеп бирелә).
2. Әлеге карарны хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru), "Арча хәбәрләре" газетасында бастырып чыгарырга һәм "Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
Арча муниципаль районы башлыгы,
район Советы рәисе И.Г.Нуриев