Карар 29.07.2020 №344 "Арча район Советының 2006 елның 10 февралендәге 44 номерлы «Арча муниципаль районы бүләкләрен гамәлгә кую турында» (23.01.2018 ел, № 158, 14.03.2019 ел, № 231, 20.08.2019 ел, № 261 үзгәрешләр белән) карарына үзгәрешләр кертү хакында"

Арча районы прокуратурасының 2020 елның 31 мартындагы 02-01-2020 номерлы таләбе нигезендә, Арча муниципаль районының социаль-икътисадый, мәдәни үсешенә зур өлеш керткән гражданнарны һәм предприятие, учреждение һәм оешмалар коллективларын бүләкләү тәртибен камилләштерү, аларның район алдындагы казанышларын тану, районның иҗтимагый тормышында эшчәнлекне һәм активлыкны стимуллаштыру максатыннан, Арча район Советы карар бирде:

1. Арча район Советының 2006 елның 10 февралендәге 44 номерлы «Арча муниципаль районы бүләкләрен булдыру турында» гы карарына (23.01.2018 ел, № 158, 14.03.2019 ел, № 231, 20.08.2019 ел, № 261 үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

а) 16 пункт. Арча район Советының 2006 елның 10 февралендәге 44 номерлы карары (23.01.2018 ел, № 158, 14.03.2019 ел, № 231, 20.08.2019 ел, № 261 үзгәрешләр белән) белән расланган Арча муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы турында Нигезләмәне  түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«16. Арча муниципаль районы алдындагы яңа казанышлары өчен Мактау грамотасы белән бүләкләү алдагы бүләкләүдән соң 4 елдан да иртәрәк була алмый, район иминлеге өчен күрсәткән батырлык, каһарманлык һәм кыюлык өчен, шулай ук массакүләм чаралар һәм район, республика, халыкара масштабта уздырылган акцияләрне уңышлы әзерләгән һәм үткәргән өчен бүләкләүдән тыш.»

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә (http:arsk.tatarstan.ru).

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча муниципаль районы башлыгы урынбасарына йөкләргә.

 

 

Арча  муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                          И.Г. Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 38.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International