Карар 29.07.2020 №245 "Арча район Советының 2018 елның 13 октябрендәге 199 номерлы карары белән расланган (01.02.2019 ел, №220,14.03.2019 ел, № 230, 13.11.2019 ел, №286, 05.02.2020 ел, № 302 үзгәрешләр белән) Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында "

2020 елның 8 июнендәге "Мәҗбүри пенсия иминияте системасында шәхси (персонификацияләнгән) исәпкә алу турында” һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" Федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында”гы 181-ФЗ  номерлы Федераль закон нигезендә Арча район Советы карар бирде:

  1. Арча район Советының 2018 елның 13 октябрендәге 199 номерлы карары белән расланган (01.02.2019 ел, №220, 14.03.2019 ел, № 230, 13.11.2019 ел, №286, 05.02.2020 ел, № 302 үзгәрешләр белән) Арча районында муниципаль хезмәт турындагы Нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләр кертергә:
  1. 11 статьяның 11.1 пункты 2 пунктчасының 4 абзацын түбәндәге

редакциядә бәян итәргә:

в) "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясендә, муниципаль берәмлекләрнең башка берләшмәләрендә, шулай ук аларның идарә органнарында муниципаль берәмлек мәнфәгатьләрен түләүсез нигездә тәкъдим итү.»;

2) түбәндәге эчтәлектәге 11.1 бүлек өстәргә:

«11.1. Муниципаль хезмәткәрнең түләүсез нигездә коммерциячел булмаган оешма белән идарә итүдә катнашуы.

11.1.1. Муниципаль хезмәткәрнең коммерциячел булмаган оешма (алга таба - әлеге статьяда коммерциячел булмаган оешма) белән идарә итүдә катнашуы (сәяси партия, һөнәри берлек органы, шул исәптән җирле үзидарә органында, муниципаль берәмлекнең сайлау комиссиясе аппаратында төзелгән беренчел профсоюз оешмасының сайлау органы тарафыннан, башка иҗтимагый оешманың, торак, торак-төзелеш, гараж кооперативларының, күчемсез милек милекчеләр ширкәтенең гомуми җыелышында (конференциядә) катнашудан тыш) яллаучы вәкиленең рөхсәте белән Татарстан Республикасының муниципаль хезмәт турында кодексының 16.1 статьясында билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашырыла.

11.1.2. Муниципаль хезмәткәрнең коммерциячел булмаган оешма белән идарә итүдә катнашуы мәнфәгатьләр каршылыгына яки мәнфәгатьләр каршылыгы барлыкка килү мөмкинлегенә китерергә тиеш түгел.

11.1.3. Коммерциячел булмаган оешма белән идарә итүдә катнашуга рөхсәт сорау турында муниципаль хезмәткәрнең гаризасы (алга таба - гариза) 2.1 кушымта белән расланган форма буенча муниципаль хезмәткәрне яллаучы вәкиле исеменә язма рәвештә төзелә.

11.1.4. Гариза планлаштырылган коммерциячел булмаган оешма белән идарә итүдә катнашуга кадәр кадрлар хезмәтенә (кадрлар эше өчен җаваплы вазыйфаи затка), муниципаль берәмлекнең сайлау комиссиясе аппаратына (алга таба - кадрлар хезмәте) тапшырыла.

11.1.5. Гаризаны теркәү кадрлар хезмәте тарафыннан гаризаларны теркәү журналына гариза кергән көнне, муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасының муниципаль хезмәт турында кодексына 2.2 кушымта нигезендә алып барыла. Гаризаларны теркәү журналы битләре кадрлар хезмәте яки җирле үзидарә органы, муниципаль берәмлекнең сайлау комиссиясе мөһере сугылган, номер бирелгән һәм тегелгән булырга тиеш.

11.1.6. Теркәү турында билге куелган гариза күчермәсе, гаризаны теркәү номеры, гаризаны теркәгән кадрлар хезмәте затының фамилиясен, инициалларын һәм вазыйфасын күрсәтеп, муниципаль хезмәткәргә аның гаризаларны теркәү журналында имзасын күрсәтеп бирелә.

11.1.7. Кадрлар хезмәте муниципаль хезмәткәрнең коммерциячел булмаган оешма белән идарә итүдә катнашу мөмкин булуы яки мөмкин булмавы турында гаризаны алдан карауны һәм аңа дәлилләнгән бәяләмә әзерләүне гамәлгә ашыра (алга таба - дәлилләнгән бәяләмә). Дәлилләнгән бәяләмәне әзерләгәндә, кадрлар хезмәте гариза биргән муниципаль хезмәткәр ризалыгы белән әңгәмә үткәрергә һәм аннан язма аңлатмалар алырга мөмкин.

11.1.8. Дәлилләнгән бәяләмәдә түбәндәгеләр булырга тиеш:

1) коммерциячел булмаган оешмада кадрлар, оештыру-техник, финанс, матди-техник яки башка мәсьәләләр буенча карарлар кабул итү буенча муниципаль хезмәткәрнең вәкаләтләрен, шул исәптән әлеге коммерциячел булмаган оешма тарафыннан билгеле бер эшчәнлек төрен һәм (яисә) аерым гамәлләрне гамәлгә ашыруга рөхсәт бирү белән бәйле карарлар кабул итү буенча муниципаль хезмәткәрнең вәкаләтләрен анализлау;

2) муниципаль хезмәткәрнең коммерциячел булмаган оешма белән идарә итүдә катнашу очрагында мәнфәгатьләр каршылыгы барлыкка килү мөмкинлеген анализлау.

11.1.9. Гариза һәм дәлилләнгән бәяләмә гариза теркәлгәннән соң җиде эш көне эчендә яллаучы вәкиленә җибәрелә.

11.1.10. Гаризаны карау һәм дәлилләнгән бәяләмә нәтиҗәләре буенча яллаучы вәкиле түбәндәге карарларның берсен чыгара:

1) муниципаль хезмәткәргә түләүсез нигездә коммерциячел булмаган оешма белән идарә итүдә катнашырга рөхсәт итәргә;

2) муниципаль хезмәткәргә түләүсез нигездә коммерциячел булмаган оешма белән идарә итүдә катнашырга рөхсәт итмәскә;

3) гаризаны һәм дәлилләнгән бәяләмәне муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча җирле үзидарә органында, муниципаль берәмлекнең сайлау комиссиясе аппаратында төзелгән комиссиягә карап тикшерү өчен җибәрергә.

11.1.11. Әлеге статьяның 10 өлешендәге 2 пунктында каралган карар кабул итү өчен нигез булып муниципаль хезмәткәрнең коммерциячел булмаган оешма белән идарә итүдә катнашкан очракта мәнфәгатьләр каршылыгы барлыкка килү мөмкинлеге тора.

11.1.12. Татарстан Республикасының муниципаль хезмәт турында кодексының 10 статьясындагы 3 пунктында каралган очракта, муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибе таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясе гаризаны һәм дәлилләнгән бәяләмәне яллаучы вәкиле тарафыннан әлеге комиссиягә җибәргәннән соң җиде көн эчендә карый. Муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибенә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия гаризаны һәм дәлилләнгән бәяләмәне карау нәтиҗәләре буенча муниципаль хезмәткәрнең коммерциячел булмаган оешма белән идарә итүдә катнашкан очракта мәнфәгатьләр каршылыгы барлыкка килү мөмкинлеге булу яки булмау турында карар кабул итә.

11.1.13. Татарстан Республикасының муниципаль хезмәт турында кодексының 16.1 статьясындагы 12 өлешендә каралган карар кабул ителгәннән соң өч эш көне эчендә яллаучы вәкиле муниципаль хезмәткәргә коммерциячел булмаган оешма белән идарә итүдә бушлай катнашуга рөхсәт бирергә яки бирмәскә дигән карар кабул итә.

11.1.14. Кадрлар хезмәте муниципаль хезмәткәргә яллаучы вәкиле тарафыннан Татарстан Республикасының муниципаль хезмәт турында кодексының 10 өлешнең 1 һәм 2 пунктларында яисә 16.1 статьяның 13 өлешендә каралган карарларның берсен кабул иткән көннән өч эш көне эчендә кабул ителгән карар турында язмача, муниципаль хезмәткәрнең гаризаларын теркәү журналында имзасын куйдырып, яисә тапшыру турында хәбәрнамә  бирү һәм бу хакта гаризаларны теркәү журналында билге куеп, почта аша җибәрә.

11.1.15. Гариза, дәлилләнгән бәяләмә һәм гаризаны карап тикшерүгә  бәйле башка материаллар (булганда) муниципаль хезмәткәрнең шәхси эшенә теркәлә.»;

2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Советының 2009 елның 5 июнендәге 244 номерлы «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт турында» карарын үз көчен югалткан дип санарга.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга  һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http:arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә. 

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

Арча  муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                   И.Г. Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 58.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International