Карар 23.09.2020 №3 ""Арча муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү турында" Арча район Советының 2005 елның 31 октябрендәге 1 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс үткәрү тәртибе турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында (2014 елның 19 сентябрендәге 286 номерлы үзгәрешләр белән)"

«Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль закон, 2013 елның 25 июнендәге 50-ЗРТ номерлы «Татарстан Республикасының муниципаль хезмәт турында кодексы» Федераль закон нигезендә Арча район Советы КАРАР БИРДЕ:

1. Арча район Советының 2005 елның 31 октябрендәге 1 номерлы «Арча муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү турында"  карары белән расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс үткәрү тәртибе турындагы Нигезләмәгә (19.09.2014 ел, № 286 үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1) 8 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә: «8. Конкурста катнашу хокукына  Россия Федерациясе дәүләт телен белүче һәм билгеләнгән квалификация таләпләренә туры килүче, "Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында" 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы Россия Федерациясе Законының 13 статьясында билгеләнгән муниципаль хезмәт белән бәйле чикләүләр сыйфатындагы шартлар булмаганда, 18 яшькә җиткән Россия Федерациясе гражданнары ия.»;

2) 12 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә: «12. Конкурста катнашырга теләк белдергән Россия Федерациясе гражданы конкурс комиссиясенә түбәндәге документларны тапшыра:

1) конкурс комиссиясе рәисе исеменә язылган шәхси гариза;

2) әлеге Нигезләмәнең 1 нче кушымтасы итеп бирелгән форма буенча үз кулы белән тутырылган һәм имзаланган анкета;

3) паспорт  яисә аны алмаштыручы документ күчермәсе;

4) тиешле һөнәри белем, эш стажы һәм квалификацияне раслаучы документлар:

хезмәт кенәгәсенең күчермәсе һәм (яки) хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат

нотариаль яки кадрлар хезмәтләре тарафыннан расланган һөнәри белем турында документлар күчермәләре, шулай ук граждан теләге буенча өстәмә һөнәри белем бирү турында, гыйльми дәрәҗә бирү турында, хезмәт итү урыны буенча гыйльми исем бирү турында документлар күчермәләре;

5)  граждан җирле үзидарә органнары тарафыннан расланган муниципаль хезмәт вазыйфалары исемлегенә кергән муниципаль хезмәт вазыйфаларын  биләгәндә, муниципаль хезмәткәрләр әлеге белешмәләрне тапшырырга тиешле җирле үзидарә органнарының муниципаль норматив хокукый актларында билгеләнгән форма буенча муниципаль хезмәткә керү елына кадәрге ел өчен керемнәре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының  муниципаль хезмәткә керү елына кадәрге ел өчен керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр;

6) гражданның муниципаль хезмәткә керүгә яисә аны узуга комачаулаучы авыруларның булмавы турында Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан дәүләт граждан хезмәткәрләре өчен билгеләнгән форма буенча медицина оешмасы бәяләмәсе;

7) Физик затны Россия Федерациясе территориясендә яшәү урыны буенча салым органында исәпкә кую турында таныклык;

8) хәрби исәпкә алу документлары - запаста торучы гражданнар һәм хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле затлар өчен;

9) шәхси (персонификацияләнгән) исәпкә алу системасында теркәлүне раслаучы документ, хезмәт килешүе (контракт) беренче тапкыр төзелгән очраклардан тыш;

10) "Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында" 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль законның 15_1 статьясында каралган белешмәләр;

11) федераль законнарда, Россия Федерациясе Президенты указларында һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте карарларында каралган башка документлар.

3) 27 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә "27. Конкурс нәтиҗәләре турында хәбәрләр конкурс тәмамланганнан соң 7 көн эчендә кандидатларга язма рәвештә җибәрелә".

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга  һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http:arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча  муниципаль районы башлыгы                                           И.Г. Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 76.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International