Карар 14.09.2021 №80 "Арча район Советының 2018 елның 13 октябрендәге 199 номерлы карары белән расланган Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт турында Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында (01.02.2019 № 220, 14.03.2019 № 230, 13.11.2019 № 286, 05.02.2020 № 302, 29.07.2020 № 345, 11.12.2020 № 33, 20.04.2021 №54 үзгәрешләр белән)"

«Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2021 елның 16 июлендәге 50-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Арча район Советы карар бирде:

  1. Арча район Советының 2018 елның 13 октябрендәге 199 номерлы карары (01.02.2019 № 220, 14.03.2019 № 230, 13.11.2019 № 286, 05.02.2020, № 302, 29.07.2020, № 345, 11.12.2020 № 33, 20.04.2021 №54 үзгәрешләр белән) белән расланган Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт турында Нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләр кертергә:
  1. 9 бүлекнең 9.1 пунктында:

а)      9 пунктчаны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«9) Россия Федерациясе гражданлыгын туктату яки аның нигезендә чит ил гражданы муниципаль хезмәттә булырга хокуклы Россия Федерациясенең халыкара шартнамәсендә катнашучы, чит ил гражданы муниципаль хезмәткәргә бу хакта билгеле булган көнне, әмма Россия Федерациясе гражданлыгы яки  аның нигезендә чит ил гражданы муниципаль хезмәттә булырга хокуклы Россия Федерациясенең халыкара шартнамәсендә катнашучы чит ил гражданлыгы туктатылганнан соң биш эш көненнән дә соңга калмыйча, яллаучы (эш бирүче) вәкиленә язма рәвештә хәбәр итәргә;»;

б) түбәндәге эчтәлекле 9.1 пунктча өстәргә:

«91) чит дәүләт гражданлыгын (подданствосын) алу  яисә яшәүгә рөхсәт алу яки гражданның чит дәүләт территориясендә даими яшәү хокукын раслаучы башка документ алу турында муниципаль хезмәткәргә бу турыда билгеле булган көнне, әмма чит дәүләт гражданлыгын (подданствосын)  яисә яшәүгә рөхсәт яки гражданның чит ил территориясендә даими яшәү хокукын раслый торган башка документ алынган көннән алып биш эш көненнән дә соңга калмыйча яллаучы вәкиленә (эш бирүчегә) язма рәвештә хәбәр итәргә;».

  1. 10 бүлекнең 10.1 пунктында:

а)    6       пунктчаны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«6) Россия Федерациясе гражданлыгын яисә аның нигезендә чит ил гражданы муниципаль хезмәттә булырга хокуклы Россия Федерациясенең халыкара шартнамәсендә катнашучы чит ил гражданлыгы (подданствосы) туктатылу;»;

б)    7       пунктчаны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«7) чит ил гражданлыгы (подданствосы), яшәүгә рөхсәт  яисә, әгәр Россия Федерациясенең халыкара шартнамәсендә башкасы каралмаган булса, гражданның чит ил территориясендә даими яшәү хокукын раслый торган башка документ булу;».

  1. 25 бүлекнең 25.1 пунктындагы 2 пунктчасын үз көчен югалткан дип танырга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга  һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http:arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә. 

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

Арча муниципаль район башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                                 И.Г. Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 45.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International