«Россия Федерациясе Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү турында» 2021елның 30 апрелендәге 109-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Арча район Советы карар бирде:
1. «Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен эш сәфәренә җибәрү шартлары турындагы Нигезләмәне раслау хакында» Арча муниципаль районы Советының 2015 елның 26 октябрендәге 13 номерлы карары белән расланган Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен эш сәфәренә җибәрү турындагы Нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләр кертергә:
1) 1.1 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«1.1. Әлеге Нигезләмә (алга таба - Нигезләмә) Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнары һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләрен эш сәфәренә җибәрү белән бәйле чыгымнарны каплау тәртибен һәм күләмнәрен билгели.
Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнары һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләре (алга таба - Хезмәткәрләр) дип муниципаль хезмәткәрләр, җирле үзидарәнең үз вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыручы сайланулы вазифаи затлары, Татарстан Республикасы муниципаль хезмәте вазифалары булмаган вазифалар биләүче хезмәткәрләр, шулай ук Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнары эшчәнлеген техник яктан тәэмин итү һәм аларга хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче затлар аңлашыла.».
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.
Арча муниципаль районы башлыгы,
Арча район Советы рәисе И.Г.Нуриев