Карар 14.09.2021 №85 "«Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында гавами тыңлаулар (җәмәгать фикер алышулары) оештыру һәм уздыру тәртибе турындагы Нигезләмәне раслау хакында» Арча район Советының 2018 елның 14 августындагы 189 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында (2020 елның 11 декабрендәге 35 номерлы үзгәрешләр белән)"

«Территорияләрне комплекслы үстерүне тәэмин итү максатларында Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына  үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 30 декабрендәге 494-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Арча район Советы карар бирде:

1.«Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында гавами тыңлаулар (җәмәгать фикер алышулары) оештыру һәм уздыру тәртибе турындагы Нигезләмәне раслау хакында» Арча район Советының 2018 елның 14 августындагы 189 номерлы карарына (2020 елның 11 декабрендәге 35 номерлы үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

1) 12 статьяның 3 абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«Җирлекләрнең генераль планнары, шәһәр округларының генераль планнары проектлары һәм җирлекләрнең генераль планнарына, шәһәр округларының генераль планнарына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан проектлар буенча җәмәгать фикер алышулары яисә гавами тыңлаулар (алга таба - җәмәгать фикер алышулары яисә гавами тыңлаулар), Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 28 статьясындагы 1 өлешендә билгеләнгән очраклардан тыш, муниципаль берәмлекнең һәр торак пунктында уздырыла.».

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http://pravо.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында  (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны _________________________ йөкләргә.

 

   

Арча муниципаль район башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                            И.Г. Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 23.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International