Карар 14.09.2021 №87 "Авыл хуҗалыгы җирләрен хосусыйлаштыру вакытына билгеләнгән җир кишәрлекләрен гражданнар милкенә түләүсез тапшыруның уртача район нормасы турында"

Крестьян (фермер) хуҗалыклары эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен милеккә бирелгән дәүләт яки муниципаль милектәге җир кишәрлекләренең чик минималь күләмен билгеләү өчен, Татарстан Республикасы Җир кодексының 34 статьясындагы 1 пункты нигезендә һәм Арча муниципаль районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре чикләрендә авыл хуҗалыгы җирләрен гражданнар милкенә түләүсез тапшыру нәтиҗәләре, Татарстан Республикасы Җир кодексының 40 статьясындагы 2 пункты нигезендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән барлыкка килә торган яңа җир кишәрлегенең минималь күләме һәм җир реформасы һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларына ярдәм итү буенча РСФСР Дәүләт Комитетының 1992 елның 10 гыйнварындагы 3-15/51 номерлы хаты нигезендә, Арча район Советы карар бирде:

1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә авыл хуҗалыгы җирләрен хосусыйлаштыру вакытына билгеләнгән җир кишәрлекләрен гражданнар милкенә түләүсез тапшыруның райондагы  уртача нормасын 3,49 гектар күләмендә расларга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (www.arsk.tatarstan.ru).

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                             И.Г. Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 17.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International