Карар 13.10.2021 №89 "2021 елның 9 ае өчен Арча муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында"

Россия Федерациясе Бюджет кодексы, Татарстан Республикасы Бюджет кодексы, Арча муниципаль районында бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турындагы Нигезләмә нигезендә Арча район Советы карар бирде:

 

1. Арча муниципаль районы бюджетының 2021 елның 9 аендагы үтәлеше турындагы хисапны керемнәр буенча 1 104 574,0 мең сум күләмендә һәм чыгымнар буенча 1 088 606,9 мең сум күләмендә, керемнәрнең чыгымнардан 15 967,1 мең сум күләмендә артып, түбәндәге күрсәткечләр белән расларга:

1) Арча муниципаль районы бюджеты керемнәрен бюджет керемнәре классификациясе кодлары буенча әлеге карарга 1 нче кушымта нигезендә;

2)  Арча муниципаль районы бюджеты чыгымнарын бюджет чыгымнары классификациясе кодлары буенча 2 нче кушымта нигезендә;

3) Арча муниципаль районы бюджеты чыгымнарын бюджетлар чыгымнары классификациясенең бүлекләре һәм бүлекчәләре буенча әлеге карарга 3 нче кушымта нигезендә;

4) Арча муниципаль районы бюджеты кытлыгын финанслау чыганакларын бюджетлар кытлыгын финанслау чыганаклары классификациясе кодлары буенча әлеге карарга 4 нче кушымта нигезендә.

 

2. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

 

3. Әлеге карарны Арча муниципаль районының рәсми сайтында бастырып чыгарырга (http://arsk.tatarstan.ru).

 

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

район Советы рәисе                                                               И.Г.Нуриев      

doc
Скачать текст
DOC, 33.0 Кб

Приложения:
xls
Кушымта 1
XLS,
Кушымта 2
,
xlsx
Кушымта 3
XLSX,
Кушымта 4
,
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International