Карар 12.11.2021 №93 "«Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һәм муниципаль учреждениеләрнең аерым хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләү күләмнәре һәм шартлары турында» Арча район Советының 2018 елның 24 апрелендәге 168 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында (13.10.2018 №200, 23.06.2020 №336, 09.09.2020 №348 үзгәрешләр белән)"

Муниципаль хезмәт турында 2013 елның 25 июнендәге 50-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы кодексы, «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, җирле үзидарәнең сайланулы вазифаи заты вәкаләтләрен гамәлгә ашыру гарантияләре турында» 2009 елның 12 февралендәге 15-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, «Татарстан Республикасында үз вәкаләтләрен даими нигездә башкаручы муниципаль берәмлекләр башлыкларының, муниципаль берәмлекләр башлыклары урынбасарларының, депутатларның, җирле үзидарәнең сайланулы органнары әгъзаларының, муниципаль берәмлекләрнең контроль-хисап органнары рәисләренең айлык акчалата түләүләре һәм муниципаль хезмәткәрләрнең вазифаи окладлары күләмнәрен арттыру турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 6 августындагы 658 номерлы карары,  «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең акчалата кереме турында» Татарстан Республикасы Президентының 2018 елның 22 мартындагы ПУ-239 номерлы Указы, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставы нигезендә Арча район Советы карар бирде:

1. «Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һәм муниципаль учреждениеләрнең аерым хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләү күләме һәм шартлары турында» Арча район Советының 2018 елның 24 апрелендәге 168 номерлы карарына (13.10.2018 №200,  23.06.2020 №336, 09.09.2020 №348 үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

  1. Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнарында һәм муниципаль учреждениеләрендә муниципаль хезмәт вазифаларын биләүче затларның хезмәте өчен түләү турында Нигезләмәнең 38 нче абзацына (2 нче кушымта) түбәндәге абзацлар өстәргә:

«Муниципаль хезмәткәр ул элек биләгән вазифа төркеменә караганда югарырак вазифа төркеменә керә торган муниципаль хезмәт вазифасына билгеләнгәндә, аның ул биләгән вазифа  кергән төркемнең беренче класслы чины бирелгәнче класслы чины өчен оклад күләме биләгән вазифасы кергән вазифалар төркеме  буенча вазифаи окладның өч проценты  ставкасына тигез итеп исәпләнә.

Муниципаль хезмәткәр ул элек биләгән вазифа төркеменә караганда югарырак вазифа төркеменә керә торган муниципаль хезмәт вазифасына билгеләнгәндә  һәм элек биләгән вазифасы буенча аңа класслы чин бирелгән очракта, класслы чин өчен оклад күләме вазифаи окладка җиде процентка тигез процент ставкасыннан чыгып исәпләнә».

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (https://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                       И.Г. Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 51.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International