Карар 12.11.2021 №94 " «Хезмәт (вазифаи) тәртибе таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясе турындагы Нигезләмәне раслау турында» карарына үзгәрешләр кертү хакында» Арча район Советының 2018 елның 14 августындагы 187 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында (13.10.2018 №202, 14.03.2019 №236, 19.09.2019 №273, 16.10.2020 №16, 20.04.2021 №59, 13.07.2021 №73 үзгәрешләр белән) "

Кадрлар үзгәрүгә бәйле рәвештә, хезмәт (вазифаи) тәртибе таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия эшчәнлеген камилләштерү максатыннан Арча район Советы карар бирде:

1. «Хезмәт (вазифаи) тәртибе таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясе турындагы Нигезләмәне раслау турында» карарына үзгәрешләр кертү хакында» Арча район Советының 2018 елның 14 августындагы 187 номерлы карары (13.10.2018 №202,  14.03.2019 №236,  19.09.2019 №273,  16.10.2020 №16,  20.04.2021 №59,  13.07.2021 №73 үзгәрешләр белән) белән расланган хезмәт (вазифаи) тәртибе таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия составын кушымта нигезендә яңа редакциядә  бәян итәргә.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) урнаштырырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) бастырып чыгару юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары А.Ф. Мөхәмәтовага йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                            И.Г. Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 20.1 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International