Карар 12.11.2021 №96 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контроле турында Нигезләмәне раслау хакында"

Россия Федерациясе Торак кодексы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы, «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы федераль законнар, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты турында Нигезләмә нигезендә Арча район Советы карар бирде:

  1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контроле турында Нигезләмәне кушымта нигезендә расларга.
  2. Арча район Советының түбәндәге карарларын үз көчләрен югалткан дип танырга:

- «Арча муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контролен гамәлгә ашыру тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында» Арча район Советының 2015 елның 12 августындагы 348 номерлы карарын;

- «Арча муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контролен гамәлгә ашыру тәртибе турында»  Арча район Советының 2018 елның 24 апрелендәге 179 номерлы карарын;

- Арча район Советының 2015 елның 12 августындагы 348 номерлы карары белән расланган «Арча муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контролен гамәлгә ашыру тәртибе турында Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында» 2019 елның 14 мартындагы 226 номерлы карарын (2018 елның 24 апрелендәге 179 номерлы карар редакциясендә).

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны социаль мәсьәләләр буенча даими комиссиягә йөкләргә

Арча  муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                             И. Г. Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 86.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International