Карар 12.11.2021 №97 "Арча муниципаль районында автомобиль транспортында, шәһәр җир өсте электр транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль контроль турында Нигезләмәне раслау хакында"

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы, «Россия Федерациясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 2007 елның 08 октябрендәге 257-ФЗ номерлы, «Автомобиль транспорты һәм шәһәр җир өсте электр транспорты Уставы» 2007 елның 8 ноябрендәге 259-ФЗ номерлы, «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелек) һәм муниципаль контроль турында» 248-ФЗ номерлы федераль законнар нигезендә Арча район Советы карар бирде:

1. Арча муниципаль районында автомобиль транспортында, шәһәр җир өсте электр транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль контроль турындагы Нигезләмәне кушымта нигезендә расларга.

 2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны икътисади үсеш, авыл хуҗалыгы, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм территорияне төзекләндерү мәсьәләләре буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Арча  муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                             И. Г. Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 81.3 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International