Карар 12.11.2021 №98 "«Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы» муниципаль берәмлеге территориясендә муниципаль җир контроле турында Нигезләмәне раслау хакында"

Россия Федерациясе Җир кодексының 72 статьясы, «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль закон, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында» 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Татарстан Республикасы Арча район Советы карар бирде:

1.«Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы» муниципаль берәмлеге территориясендә муниципаль җир контроле турында Нигезләмәне  кушымта нигезендә расларга.

2.Түбәндәге карарларны үз көчен югалткан дип танырга:

- «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә җирләрдән файдалануга муниципаль җир контроле турында нигезләмәне раслау хакында» Арча район Советының 2012 елның 12 маендагы 134 номерлы карарын;

- «Арча район Советының 2012 елның 17 маендагы 134 номерлы карары белән расланган «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә җирләрдән файдалануга муниципаль җир контроле турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында»  Арча район Советының 2015 елның 24 апрелендәге 325 номерлы карарын;

- «Арча район Советының 2015 елның 24 апрелендәге 325 номерлы карары белән расланган «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә җирләрдән файдалануга муниципаль җир контроле турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында» Арча район Советының 2017 елның 24 мартындагы 117 номерлы карарын;                 

- «Арча район Советының 2012 елның 17 маендагы 134 номерлы карары белән расланган «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә җирләрне файдалануга муниципаль җир контроле турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында» 2019 елның 20 августындагы 264 номерлы карарын (2015 елның 24 апрелендәге 325 номерлы, 2017 елның 24 мартындагы 117 номерлы үзгәрешләр белән).

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (parvo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

 Арча район Советы рәисе                                                                 И. Г. Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 73.6 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International