Карар 12.11.2021 №99 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә муниципаль урман контроле турында нигезләмәне раслау хакында"

Россия Федерациясе Урман кодексының 84 һәм 98 статьялары, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы, «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы федераль законнар нигезендә Арча район Советы карар бирде:

1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль контроле территориясендә муниципаль урман контроле турында кушымтада бирелгән Нигезләмәне кушымта нигезендә расларга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (htpp://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга  һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

 Арча муниципаль районы башлыгы,            

Арча район Советы рәисе                                                            И.Г.Нуриев 

docx
Скачать текст
DOCX, 35.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International