Карар 10.12.2021 №100 "2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына Арча муниципаль районы бюджеты турында"

Россия Федерациясе Бюджет кодексы, Арча муниципаль районында бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турында Нигезләмәгә таянып, Арча район Советы карар бирде:

1 статья

2022 елга Арча муниципаль районы бюджетының төп тасвирламаларын түбәндәгечә расларга:

1) Арча муниципаль районы бюджет керемнәренең фаразлана торган гомуми күләме  1 458 096,32 мең сум;    

2) Арча муниципаль районы бюджет чыгымнарының гомуми күләме 1 458 096,32 мең сум;

3) Арча муниципаль районының бюджет кытлыгы 0,0 мең сум.

2. 2023 һәм 2024 елларга Арча муниципаль районы бюджетының төп тасвирламаларын түбәндәгечә  расларга:

1) Арча муниципаль районы бюджет керемнәренең фаразлана торган гомуми күләмен   2023 елга 1 461 742,72 мең сум һәм 2024 елга 1 466 760,92 мең сум;   

2) Арча муниципаль районы бюджет чыгымнарының гомуми күләме 2023 елга 1 461 742,72 мең сум, шул исәптән 24 054,5 мең сум күләмендә расланган чыгымнар, һәм 2024 елга 1 466 760,92 мең сум, шул исәптән шартлы рәвештә расланган чыгымнар 48 264,6 мең сум;

3) Арча муниципаль районының бюджет кытлыгы 2023 елга 0,0 мең сум һәм 2024 елга 0,0 мең сум.

3. 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына Арча муниципаль районы бюджеты кытлыгын финанслау чыганакларын әлеге карарга 1 нче кушымта нигезендә расларга.

2 статья

1. 2023 елның 1 гыйнварына торышы буенча түбәндәгеләрне расларга:

 Арча муниципаль районының муниципаль эчке бурычының иң югары чиге 0,0 мең сум күләмендә, шул исәптән Арча муниципаль районының муниципаль гарантияләре буенча муниципаль эчке бурычының иң югары чиге Россия Федерациясе валютасында нуль күрсәткеченә ия.

2. 2024 елның 1 гыйнварына торышы буенча түбәндәгеләрне расларга:

 Арча муниципаль районының муниципаль эчке бурычының иң югары чиге 0,0 мең сум күләмендә, шул исәптән Арча муниципаль районының муниципаль гарантияләре буенча муниципаль эчке бурычының иң югары чиге Россия Федерациясе валютасында нуль күрсәткеченә ия.

3. 2025 елның 1 гыйнварына торышы буенча түбәндәгеләрне расларга:

1) Арча муниципаль районының муниципаль эчке бурычының иң югары чиге 0,0 мең сум күләмендә, шул исәптән Арча муниципаль районының муниципаль гарантияләре буенча муниципаль эчке бурычының иң югары чиге Россия Федерациясе валютасында нуль күрсәткеченә ия.

3 статья

2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына Арча муниципаль районы бюджеты керемнәренең фаразлана торган күләмнәрен әлеге карарга 2 нче кушымта нигезендә исәпкә алырга.

4 статья

1. 2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Арча муниципаль районы бюджеты чыгымнарының ведомство структурасын әлеге карарга 3 нче кушымта нигезендә расларга.

2. 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына Арча муниципаль районы бюджетының бюджет ассигнованиеләрен бюджетлар чыгымнары классификациясенең төркемнәре (Арча муниципаль районы муниципаль программаларына, дәүләт программаларын һәм эшчәнлекнең программага карамаган юнәлешләрен гамәлгә ашыру чараларына), бүлекләре, бүлекчәләре, максатчан статьялары буенча бүлүне әлеге карарга 4 нче кушымта нигезендә расларга.

3. 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына Арча муниципаль районы бюджетының бюджет ассигнованиеләрен максатчан статьялар (Арча муниципаль районы муниципаль программалары, дәүләт программаларын гамәлгә ашыру чаралары һәм эшчәнлекнең программага карамаган юнәлешләре), чыгымнар төрләре төркемнәре,  бюджетлар чыгымнары классификациясе бүлекчәләре буенча бүлүне әлеге карарга 5 нче кушымта нигезендә расларга.

4. Арча муниципаль районы бюджетының гавами норматив йөкләмәләр үтәүгә юнәлдерелә торган бюджет ассигнованиеләренең гомуми күләмен 2022 елга  25 990,7 мең сум, 2023 елга 26 485,9 мең сум һәм 2024 елга 27 000,1 мең сум күләмендә расларга.      

5 статья

1. Арча муниципаль районы бюджетында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Арча шәһәре» муниципаль берәмлеге бюджетыннан Арча муниципаль районында күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга Арча муниципаль районы бюджетына тапшырыла торган бюджетара трансфертлар күләмен түбәндәгечә расларга:

 2022 елга-2610,0 мең сум;

 2023 елга - 2610,0 мең сум;

 2024 елга -   2610,0 мең сум;

  6 статья

1. Төзелгән килешүләр нигезендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләренең бер өлешен гамәлгә ашыру өчен Арча муниципаль районы бюджетына җирлекләр бюджетларыннан тапшырыла торган бюджетара трансфертлар күләмен түбәндәгечә расларга:

1) тышкы муниципаль финанс контролен гамәлгә ашыру буенча:

2022 елга -  291,0 мең сум;

2023 елга -   291,0 мең сум;

2024 елга  -   291,0 мең сум;

2) җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча:

2022 елга - 66,7 мең сум;

2023 елга - 66,7 мең сум;

2024 елга - 66,7 мең сум;

7 статья

1. Җирлекләрнең бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияләр күләмен түбәндәгечә расларга:

 2022 елга  - 37 929,8   мең сум;

 2023 елга -  38 428,2   мең сум;

 2024 елга -  38 845,7   мең сум;

            2.  2022 елга һәм 2023 һәм  2024 еллар план чорына җирлекләрнең бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияләр  бүлүне әлеге карарга 6 нчы кушымта нигезендә расларга.

8 статья

  1. Гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен җирлекләр бюджетына субвенцияләр күләмен түбәндәгечә расларга:

 2022 елга  -   112,5  мең сум;

 2023 елга  -    124,4  мең сум;

 2024 елга  -   129,2  мең сум.

2. 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга җирлекләр бюджетларына субвенцияләр бүлүне әлеге карарга 7 нче кушымта нигезендә расларга.

9 статья

  1. Территорияләрендә хәрби комиссариатларның структур бүлекчәләре булмаган җирлекләрнең җирле үзидарә органнары тарафыннан беренчел хәрби исәпкә алу вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен җирлекләр бюджетларына субвенцияләр күләмен түбәндәгечә расларга:

   2022 елга  -   2 439,2     мең сум;

   2023 елга -   2 522,4       мең сум;

   2024 елга  -   2 612,5    мең сум.

 

2. 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына территорияләрендә хәрби комиссариатларның  структур бүлекчәләре булмаган җирлекләрнең җирле үзидарә органнары тарафыннан беренчел хәрби исәпкәалу вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен җирлекләр бюджетларына субвенцияләр бүлүне әлеге карарга 8 нче кушымта нигезендә расларга.

10 статья

Арча муниципаль районы бюджетында  2022 елда 1 013 365,02 мең сум, 2023 елда 986 696,42  мең сум, 2024 елда 960 091,82 мең сум күләмендә Татарстан Республикасы бюджетыннан бирелә торган бюджетара трансфертлар күләмен әлеге карарга 9 нчы кушымта нигезендә исәпкә алырга.     

11 статья

1. 2022 елда Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнары  муниципаль хезмәткәрләрнең, шулай ук җирле үзидарә органнары һәм муниципаль казна учреждениеләре хезмәткәрләренең санын арттыруга китерә торган карарлар кабул итәргә хокуклы түгел.

2. 2022 елда авыл җирлекләре һәм Арча шәһәре җирле үзидарә органнарына җирлекләрнең муниципаль хезмәткәрләренең, шулай ук җирле үзидарә һәм муниципаль казна учреждениеләре хезмәткәрләренең санын арттыруга китерә торган карарлар кабул итмәүне тәкъдим итәргә.

12 статья

Арча муниципаль районы бюджетында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Юл фонды бюджет ассигнованиеләрен 2022 елга 36 700,0 мең сум, 2023 елга 38 400,0 мең сум, 2024 елга 38 500,0 мең сум күләмендә исәпләп, аларны 2022, 2023 һәм 2024 елларда Арча муниципаль районының гомуми кулланылыштагы юлларында юл эшләре муниципаль программасы чараларын гамәлгә ашыруга  җибәрергә.

13 статья

2022 елның 1 гыйнварына  Арча муниципаль районы исеменнән төзелгән муниципаль контрактлар  нигезендә товарлар, эшләр башкару, хезмәт күрсәтүләргә 2021 елда түләнергә тиешле Арча муниципаль районы бюджеты акчаларының калган өлешләре, файдаланылмаган бюджет ассигнованиеләренең калган суммасыннан артмаган күләмдә, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты тиешле карар кабул иткән очракта, 2022 елда күрсәтелгән максатларга тиешле бюджет ассигнованиеләрен арттыруга җибәрелә.

14 статья

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Арча муниципаль районы буенча казначылык департаменты территориаль бүлекчәсе төзелгән килешүләр нигезендә Арча муниципаль районы бюджетын үтәү буенча аерым функцияләр башкара.

15 статья

  1. Әлеге карар 2022 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
  2. Әлеге карарны «Арча хәбәрләре» район газетасында бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

3.   Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                           И.Г. Нуриев

                          

docx
Скачать текст
DOCX, 452.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International