Карар 10.12.2021 №103 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында муниципаль хезмәтне үстерүгә юнәлдерелгән экспериментлар оештыру тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында "

«Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль законның 35 статьясы, муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы Кодексының 41 статьясы, «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен үстерүгә юнәлдерелгән экспериментлар оештыру тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында» Татарстан Республикасы Президентының 2021 елның 10 июнендәге ПУ-475 номерлы Указы нигезендә, җирле үзидарә органнары, сайлау комиссиясе һәм җирле үзидарә органнары муниципаль хезмәткәрләре, муниципаль хезмәтне үстерү буенча муниципаль программаларны гамәлгә ашыру барышында Арча муниципаль районы сайлау комиссиясе эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында Арча район Советы карар бирде:

1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында муниципаль хезмәтне үстерүгә юнәлдерелгән экспериментларны оештыру тәртибе турында Нигезләмәне кушымта нигезендә расларга.

2. Арча район Советының «Муниципаль хезмәтне үстерү буенча муниципаль программаларны тормышка ашыру барышында экспериментлар үткәрү тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында» 2015 елның 22 гыйнварындагы 317 номерлы карарын үз көчен югалткан дип санарга.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http:arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советы аппараты җитәкчесенә йөкләргә.

 

 

Муниципаль район башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                                И.Г. Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 73.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International