Карар 10.12.2021 №104 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы контроль-хисап палатасы турында нигезләмәне раслау хакында"

Россия Федерациясе субъектларының һәм муниципаль берәмлекләрнең контроль-хисап органнары эшчәнлеген оештыруның гомуми принциплары турында» 2011 елның 07 февралендәге 6-ФЗ номерлы Федераль законга туры китерү максатыннан һәм Арча муниципаль районы Уставы нигезендә Арча район Советы карар бирде:

1. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы контроль-хисап палатасы турында нигезләмәне раслау хакында» Арча район Советының 2014 елның 17 октябрендәге 295 номерлы карарын (19.06.2019 №254, 14.09.2021  №79 үзгәрешләр белән)  үз көчен югалткан дип танырга.

2. Арча муниципаль районы контроль-хисап палатасы турында нигезләмәне кушымта нигезендә расларга.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы   рәисе                                                                     И.Г. Нуриев

docx
Скачать текст
DOCX, 40.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International