Карар 10.12.2021 №107 " Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һәм муниципаль учреждениеләрнең аерым хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләү күләмнәре һәм шартлары турында"

2013 елның 25 июнендәге 50-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы кодексы, «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи заты вәкаләтләрен гамәлгә ашыру гарантияләре турында» 2009 елның 12 февралендәге 15-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә, «Хезмәт өчен түләүнең бердәм тариф челтәре нигезендә исәпләнә торган Татарстан Республикасы дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру турында» 2011 елның 14 июнендәге 477 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертү хакында» 2021 елның 30 октябрендәге 1029 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары, «Җирле үзидарәнең үз вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыручы депутатларына, сайланулы вазыйфаи затларына, муниципаль берәмлекләрнең контроль-хисап органнары рәисләренә, Татарстан Республикасында муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт өчен түләү чыгымнарын формалаштыру нормативлары турында» 2018 елның 28 мартындагы 182 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертү хакында» 2011 елның 17 ноябрендәге 1087 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставы нигезендә Арча район Советы карар бирде:

1.Түбәндәгеләрне расларга:

1) Муниципаль вазыйфаларны даими нигездә биләүче затларның хезмәте өчен түләү турында нигезләмәне 1 нче кушымта нигезендә;

2) Муниципаль хезмәт вазыйфасын биләүче затларның хезмәте өчен  түләү турында нигезләмәне 2 нче кушымта нигезендә;

3) Татарстан Республикасы бюджет даирәсе хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү буенча бердәм тариф челтәре кагылмый торган хезмәткәрләрнең хезмәтенә түләү турында нигезләмәне 3 нче кушымта нигезендә;

4) Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнарын техник яктан тәэмин итүне һәм аларга хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы хезмәткәрләрнең хезмәте өчен түләү турында нигезләмәне 4 нче кушымта нигезендә.

2. Арча район Советының түбәндәге карарларын үз көчен югалткан дип танырга:

-«Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һәм муниципаль учреждениеләрнең аерым хезмәткәрләренең хезмәт хакы күләмнәре һәм шартлары турында» 2018 елның 24 апрелендәге 168 номерлы карарының 1,2, 3 нче  кушымталарын;

- «Арча район Советының 2018 елның 24 апрелендәге 168 номерлы «Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һәм муниципаль учреждениеләрнең аерым хезмәткәрләренең хезмәт хакы күләмнәре һәм шартлары турында» карарына үзгәрешләр кертү хакында» 2018 елның 13 октябрендәге 200 номерлы карарын;

- «Арча район Советының 2018 елның 24 апрелендәге 168 номерлы «Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һәм муниципаль учреждениеләрнең аерым хезмәткәрләренең хезмәт хакы күләмнәре һәм шартлары турында» карарына үзгәрешләр кертү хакында» 2020 елның 23 июнендәге 336 номерлы карарын;

- «Арча район Советының 2018 елның 24 апрелендәге «Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һәм муниципаль учреждениеләрнең аерым хезмәткәрләренең хезмәт хакы күләмнәре һәм шартлары турында» карарына үзгәрешләр кертү хакында» 2020 елның 09 сентябрендәге 348 номерлы карарын;

- «Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һәм муниципаль учреждениеләрнең аерым хезмәткәрләренең хезмәт хакы күләмнәре һәм шартлары турында» Арча район Советының 2018 елның 24 апрелендәге 168 номерлы карарын.

3. Түбәндәгеләрне билгеләргә:

- 1 нче кушымта нигезендә муниципаль вазыйфаларны даими нигездә биләүче затларның хезмәте өчен түләү турында нигезләмә кабул ителгән көннән үз көченә керә һәм 2021 елның 04 октябреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

-2 нче кушымта нигезендә Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарында һәм муниципаль учреждениеләрдә муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүче затларның хезмәте өчен түләү турында нигезләмә һәм  3 нче кушымта нигезендә Татарстан Республикасы бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү буенча бердәм тариф челтәре кагылмый торган Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләү турындагы нигезләмә әлеге карар басылып чыккан мизгелдән үз көченә керә.

-  4 нче кушымта нигезендә Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнарын техник яктан тәэмин итүне һәм аларга хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы хезмәткәрләрнең хезмәте өчен түләү турында нигезләмә 2022 елның 01 гыйнварыннан үз көченә керә.

4. «Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренә һәм муниципаль учреждениеләрнең аерым хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү күләмнәре һәм шартлары турында» Арча район Советының 2018 елның 24 апрелендәге 168 номерлы карарының «Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарына техник тәэмин итүне һәм хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы хезмәткәрләрнең хезмәт өчен түләү турында нигезләмә» исемле 4 нче кушымтасын 2002 елның 01 гыйнварыннан үз көчен югалткан дип танырга.

5. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http:arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

6. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                            И.Г. Нуриев

doc
Скачать текст
DOC, 185.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International